tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчетенә бәйрәм намазына 2,5 мең мөселман киләчәк
Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчетенә бәйрәм намазына 2,5 мең мөселман киләчәк

Түбән Каманың Үзәк Җәмигъ мәчетенә бәйрәм намазына 2,5 мең мөселман киләчәк

Түбән Кама шәһәре һәм районы мәчетләрендә Корбан гаетендә бәйрәм намазы уза. Үзәк Җәмигъ мәчетендә бәйрәм вәгазен тыңларга һәм намаз укырга бина эчендә 1 мең кеше һәм урамда 1,5 мең кеше җыела.

«Көн дәвамында тагын шәһәрдә яшәүче 4 мең кеше әлеге мәчеткә барачак», – дип ачыклык керттеләр «Татар-информ»га район хакимиятенең матбугат хезмәтендә.

Республиканың барлык районнарында кебек үк, Түбән Камада мөселманнар Корбан гаетен иртүк каршы ала. Үзәк Җәмигъ мәчеттә һәм «Нур» мәчетендә вәгазь һәм дога кылу 6.00 сәгатьтә башлана һәм бер сәгать дәвам итә.

Намаз укырга теләүчеләргә намазлык алып килергә киңәш ителә. Дога кылганнан соң, Үзәк мәчеттә корбан чалалар, ул өч көн дәвам итәчәк.

Кама Аланында бәйрәм вәгазе һәм намаз шулай ук 6.00 сәгатьтә, ә корбан чалу 7.00 сәгатьтә башлана. Корбан чалу өчен тагын бер мәйданчык Төзүчеләр бистәсендә эшләячәк.

Иртәнге сәгать тугыздан соң «Гаилә» паркында бәйрәм чаралары башлана. Программага «Ихлас» дини үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең театральләштерелгән тамашасы, гаилә спорт уеннары, иҗади остаханәләр һәм ярминкәләр кертелгән.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*