tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе ике зур мәдәни чарага әзерләнә
Түбән Новгород өлкәсе ике зур мәдәни чарага әзерләнә

Түбән Новгород өлкәсе ике зур мәдәни чарага әзерләнә

6+

13 май көнне Түбән Новгород өлкәсенең Кочко-Пожар мәдәният йортында ике зур мәдәни чара узачак: татар хатын-кызларының VI өлкә Җыены һәм V “Нижгарбикә” бәйгесе.

Аларның төп оештыручылары:

– өлкә татарларының региональ милли-мәдәни автономиясе;

– өлкә “Туган як” газетасы;

– өлкә “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасыныӊ районара бүлеге

Сергач районы администрациясенең мәдәният бүлеге, Кочко-Пожар авыл администрациясе һәм мәдәният йорты ярдәмендә.

Мәгълүмати ярдәм: АҖ “Татмедиа”, МА “Татар-информ”, ЭГ “Интертат”, Бөтендөнья татарлары конгрессы сайты, «Татарлар», өлкә “Туган як”, Кызыл Октябрь районы “Авылым хәбәрләре» газеталары.

Җыенда, һәрвакыттагыча, Татарстан Республикасыннан җәмгыять эшлеклеләре, артистлар катнашыр. Шулай ук өлкә татар автономиясе оештырган конкурслар нәтиҗәләре буенча җинүчеләрне, актив ханымнарны бүләкләү булачак. “Нижгарбикә” бәйгесе бишенче тапкыр уздырыла һәм быел да вакытсыз вафат булган Кочко-Пожар мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Эльвира Мусинаның якты истәлегенә багышлана.

“Нижгарбикә-2022” конкурсында Сергач, Пильна, Спас, Кызыл Октябрь, Сечен районнарыннан һәм Түбән Новгород белән Дзержинск шәһәрләреннән бар яктан да уңган-булган 12 ханым катнашачак. Бәйгедә «Үз эшенең остасы», «Иң зирәк хатын-кыз», «Иң сәләтле хатын-кыз», «Хуҗабикә», «Тамашачы мәхәббәте» кебек номинацияләр буенча җиңүчеләр билгеләнә, ә җиңүче ханым – «Нижгарбикә-22» исеменә лаек булачак. Шулай ук жюри карары буенча, «Татмедиа» призына гран-при иясе билгеләнә. Җыен 11.00 сәгатьтә, бәйге 14.00 сәгатьтә башланыр дип планлаштырыла.

Хөрмәтле якташ-милләттәшләребез, өлкә күләмендәге бу зур чараларда актив катнашуыгызны көтеп калабыз. Белешмәләр өчен телефоннар: 89202531910 – Зилә Ахмадуллина; 89524681434 – Наилә Жиһаншина; 89081500574 – Румия Хамзина, 8(83191) 5-19-24 – “Туган як” редакциясе.

Оештыру комитеты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*