tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары билгеле
Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары билгеле

Шәүкәт Галиев исемендәге премия лауреатлары билгеле

Бүген Чаллының 54 гимназиясендә «Көмеш кыңгырау» балалар һәм яшүсмерләр газетасы редакциясе һәм Татарстан язучылар берлеге оештырган Шәүкәт Галиев әдәби премиясен тапшыру тантанасы узды. 2020 елда оештырылган премия ел саен дүрт яшь иҗатчыга һәм балалар, яшүсмерләр өчен иҗат иткән бер өлкән язучыга бирелә.

Өлкән язучылардан премиягә Алмаз Гыймадиевка бирелде. «Ул безнең иң тыйнак һәм иң кызыклы, гаҗәеп эшчән һәм бик тәрбияле язучы. Алмазга премиянең бирелүе бик гадел», диде язучы Факил Сафин премияне тапшырганда. Алмаз Гыймадиев Шәүкәт Галиевне үзенең остазы дип билгеләп үтте һәм беренче китабына да остазының бәяләмәсе белән чыгуын әйтте. «Көмеш кыңгырау»га язучылар да – безнең укучыларыбыз һәм булачак журналистлар, аларны сакларга кирәк», диде ул.

Мәктәп укучылары арасында җиңүчеләр:

  • Илүзә Сабирова, Казанның 2 гимназиясенең 9 сыйныф укучысы,
  • Фирүзә Ибраһимова, Яңа Чишмә районы Чаллы башы мәктәбенең 8 сыйныф укучысы,
  • Азалия Салихова, Әгерҗе районы Кадыбаш мәктәбенең 8 сыйныф укучысы,
  • Диана Фәрхетдинова, Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге гимназиянең 9 сыйныф укучысы.

Илүзә Сабирова – «Шәһри Казан» газетасы баш мөхәррире Радик Сабировның кызы. Ул биш яшеннән үк иҗат итә башлавын әйтте. Ә газета белән актив хезмәттәшлеге былтыр башланган, үзенең иҗади бәйгеләргә йөрүләреннән репортажлар язган. «Премияне алачагын ишеткәч, бу бит исемле премия, мин лаек микән дип уйладым, аннары алга таба да язарга булдым», диде ул.

Фирүзә Ибраһимова шулай ук бер ел тирәсе генә яза. Аны иҗатка якташы – язучы Лилия Фәттахова чакырып китергән. Фирүзәнең пандемия чорындагы проблемалар хакында репортажы югары бәяләнгән. Пандемия чорында уңай һәм тискәре яклар турында яздым. «Мәктәпкә йөрмәдем, шул яхшы ягы булды», дип көлде Фирүзә.

Премия лауреатларына «Көмеш кыңгырау» газетасының яшь хәбәрчесе дигән таныклык та тапшырылды. «Көмеш кыңгырау» газетасы баш мөхәррире Ризидә Гасыймова соңгы елларда яшь хәбәрчеләр санының бик күпкә артуы,  һәм аларның тагын да активрак иҗат итә башлавы турында әйтте. «Элек үзләре яза микән, дигәнрәк шик тә бар иде. Бүгенге язучылар төгәл үзләре язганны беләбез, чөнки турыдан-туры үзләре белән эшлибез. Без тантанага яза торган балаларның чиреген генә җыйдык, язучылар бик күп, бу бик рәхәт», диде ул. Баш мөхәррир бәйгене уздыруга ярдәм иткән иганәчеләргә, татар теле укытучыларына рәхмәтен әйтте.

«Көмеш кыңгырау»ның актив авторларына «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте бүләкләре һәм дипломнары тапшырылды. Алар – Гөлназ Әхмәдиева, Балтач районы Түнтәр мәктәбенең 11нче сыйныф укучысы, Алия Нурисламова, Чаллы шәһәре Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы, Әмир Фәрхуллин, Мамадыш районы Кече Кирмән мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, Әнвәр Мөхетдинов, Арча районы Наласа мәктәбенең 9нчы сыйныф укучысы, Зилә Гатиятуллина, Чаллы шәһәре 41нче мәктәпнең 7нче сыйныф укучысы.

Әмир шигырьләр иҗат итә, гаделлек темасын яктырта. Әдәби бәйгеләр гадел узмый, дигән мәкалә язган булган. Шушы мәкаләсен искә төшереп, язучы Факил Сафин да җиңүче дип табылган Алмаз Гыймадиевка карата дәгъва юкмы, дип шаяртып Әмирдән сорады. Әмир фикерләрен «Татар-информ»га да әйтте. «Кайбер бәйгеләрдә балалар русча сөйләшә, ә үзләре җиңүче булып чыга. Димәк, кемдер язып биргән», ди Әмир. Бу бәйге гадел уздымы, дигәч, Әмир гадел узуын, бәйгедә катнашкан укучыларның чыннан да үзләре иҗат итүен, лаек булуларын раслады.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*