tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Йөрәкләрдә дин нуры
Йөрәкләрдә дин нуры

Йөрәкләрдә дин нуры

5 апрель көнне Саба районы Туктар авыл клубында китапханә белән берлектә “Йөрәкләрдә дин нуры” дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үткәрелде.

Бу чара Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлана.

Чарага килгән кунаклар ислам диненең кануннары турында белемнәрен тирәнәйттеләр һәм мөнәҗәтләр тыңладылар. Катнашучылар өчен “Дөрес юл” дигән китап күргәзмәсе дә оештырылды. Анда ислам турындагы мәкаләләр, газеталар белән танышырга мөмкин иде. Кичә ахырында яулык бәйләү буенча мастер-класс үткәрелде.

saby-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*