tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсе татарлары 2022 нче елдагы юбилейлы даталарны барлый
Түбән Новгород өлкәсе татарлары 2022 нче елдагы юбилейлы даталарны барлый

Түбән Новгород өлкәсе татарлары 2022 нче елдагы юбилейлы даталарны барлый

Күптəн сөйлəп килгəнебезчə һəм махсус бастырып чыгарып, укучыларыбыз арасында тараткан басма табак календаребызда күрсəткəнчə, Идел буе Болгар дəүлəте ислам динен кабул итүгə быел 1100 ел тула. Шул уңайдан, əлеге датага багышланган зур тантаналарны Татарстанда 19- 21 май көннəрендə билгелəп үтəчəклəр. Əлбəттə, Россия күлəмендə дə, шул исəптə безнең өлкəдə дə хак динебезнең олуг юбилеена багышланган бəйрəм чаралары узачак.

Агымдагы елда Бөтендөнья татар конгрессы да 30 еллык юбилеен халкыбыз файдасына корылган зур бəйрəм чаралары белəн билгелəп үтəргə планлаш- тыра. “Мəскəү Татар штабы”на да 2022 елда 25 ел тула. Алар чирек гасырга тиң булган юбилейларын мөһим вакыйгалар оештырып бəйрəм итмəкче.

Үзебезнең Түбән Новгород өлкәсеннән чыккан күренекле якташларыбыздан, Аллаһы боерса, Нəим абый Абдуллинның (Петрякс) 15 февральдə билгелəнеп үтелəчəк 95 яшьлеген, шагыйрəлəр Нуриям апа Закированың (З.Рбишча) 1 марттагы 90 яшьлек, Зөһрə апа Сөлəйманованың (Красный Остров) 5 августтагы 85 яшьлек юбилейларын һəм Татарстанның халык артисты Рамил ага Курамшинның (К.- Пожар) 16 июльдə тулачак 75 яшьлек гомер бəйрəмнəрен əйтеп үтəргə кирəк.

Кочко-Пожарда туган тагын бер күренекле миллəттəш-якташыбыз Шазам Сафинның тууына 90 (07.04.1932) һəм СССРның беренче Олимпия уеннары чемпионы булганына 70 ел тула. Грек-рим көрəше буенча 1952 елда Хельсинкида узган җəйге Олимпиадада үз үлчəмендə (67 кг.) чемпион исемен яулаган мəртəбəле авылдашының исемен мəңгелəштерү йөзеннəн, уңышлы эшмəкəр Ирфан Шаипов аның якты истəлегенə билбаулар белəн көрəш буенча яшүсмерлəр арасында 23 февральдə Сергач ФСКсында регионара турнир оештыру телəге белəн чыкты. Аңа бу өлкəдə ярдəмгə килергə Сергач шəһəренең балалар һəм яшүсмерлəр үзəге ризалыгын бирде, ə информацион ярдəмне “ТЯ” газетасы белəн “ТР” студиясе күрсəтəчəк.

Иң мөһиме – телгə алып үткəн юбилейлы даталарны һəм чараларны лаеклы итеп уздырырга пандемия генə комачаулык итмəсен иде.

Олег ƏНДƏРҖАНОВ.

“Туган як” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*