14 майда Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен йөрткән Мәскәүнең 1186 номерлы этно-мәдәни компонентлы мәктәбендә яшүсмерләр арасында билбаулар белән көрәш буенча XIV традицион регионара турнир булып үтте. Бу юлы безнең Түбән Новгород өлкәсе әлеге ярышларда бер команда булып чыгыш ясады һәм беренче урынны яулады.
Гомумкоманда копилкасына иң күп очконы Рбишча көрәшчеләре кертте (25), 19ар очко Сафаҗай белән Сергач көрәшчеләре бирде һәм 3әр очко Петрякс белән Суыксу тәрбияләнүчеләре өстәде. Шул уңайдан җиңүчеләрне җитәкләп барган тренерлары Зәки абый Валемеевка, Рамил абый Мусинга, Рафаэль Арифуллинга һәм Рамил Мусинга олы рәхмәт белдерәм.
Бездән кала 2-5 урыннарны Мәскәү, Казан, Рязань һәм Раменскоедан килгән көрәшче командалар бүлеште. Гомумән, бу көнне келәмгә 100дән артык яшүсмер чыкты.
Спорт бәйрәмен йомгаклаганда, мәктәп директоры, барыбызга да атказанган җырчы буларак яхшы таныш булган якташыбыз Роза Җәфәр кызы Хабибуллина- Шакирова (фотода) ерак юлны якын итеп килгән кунакларга һәм катнашучыларга олы рәхмәтләрен ирештерде, уңышлар теләде һәм яңа очрашуларга кадәр дип, ягымлы гына саубуллашты.
Максут СӘМИУЛЛИН,
өлкә көрәш федерациясе президенты.
Зур Рбишча.