tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә “Татарча диктант” яздылар
Түбән Новгород өлкәсендә “Татарча диктант” яздылар

Түбән Новгород өлкәсендә “Татарча диктант” яздылар

Без, Нижгар төбәге татарлары, “Татарча диктант ” акциясендә уздырыла башлаганны бирле катнашабыз һәм катнашучылар саны елдан ел арта бара. Менә быел да якта калмадык, әлбәттә – татарлар компакт яшәгән Сергач, Спасс, Кызыл Октябрь, Пильна округларының татар авыллары мәктәпләрендә, балалар бакчаларында, китапханәләрдә, мәдәният йортларын да берничә йөз кеше – укучылар, укытучылар, тәрбиячеләр, бүтән тармак хезмәткәрләре катнашты. Сергач шәһәрендә урнашкан өлкә “Туган як” газетасы редакциясендә дә бөтен коллектив белән яздык. Шулай ук өлкә үзәге Түбән Новгородта региональ милли- мәдәни автономия офисында һәм Дзержинск шәһәре татарларының милли- мәдәни автономиясендә туган телебезгә битараф булмаган төрле яшьтәге милләттәшләребез катнашты акциядә.
Бу акциянең мөһимлеген, әһәмиятле булуын сөйләп торасы да юк, әлбәттә, бик кирәкле гамәл һәм аны оештыручыларга чиксез рәхмәт.

Өлкә “Туган як” газетасы журналисты Найлә Жиһаншина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*