tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Әсма әби Сөләйманова 97 яшьлеген бәйрәм итә
Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Әсма әби Сөләйманова 97 яшьлеген бәйрәм итә

Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче милләттәшебез Әсма әби Сөләйманова 97 яшьлеген бәйрәм итә

Аллаһы боерса, килəсе елда балалар укыта башлавының 80 еллыгын каршы алучы хөрмəтле мөгаллимəбез, Түбән Новгород өлкәсендәге Өчкүлдə яшəүче Кочко-Пожар кызы, сугыш чоры баласы Əсма апа Сөлəйманова бүген, 27 октябрьдə, үзенең 97 яшен тутырды. Шул уңайдан, район хакимияте исеменнəн кадерле бəйрəм  сəбəпчесен олуг игътибарга лаек булган туган көне белəн ихластан котлыйм, яшьли тол калып бар гомерен дүрт мəхəббəт җимешенə багышлаган, ə илебез өчен иң авыр чорда, ерак 1942 елда башлаган хезмəт юлын тулысынча хəреф танымаган авыл балаларын укырга, язарга өйрəтүгə сарыф иткəн Əсма апа алдында баш иям һəм олы рəхмəт белдерəм.

Аның кебек сугыш чоры балалары, тыл һəм хезмəт ветераннарының тормышчан юллары, хезмəтчəн батырлыклары патриотик тəрбиядə үрнəк өлгесе булып тора, чөнки алар дəһшəтле сугыш авырлыкларын кичергəн, колхозлар белəн авылларны күтəргəн, белем тарату, мəдəни агарту өлкəсендə армыйталмый хезмəт иткəн җиңүче буынның тере шаһитлары.

Районыбызның иң өлкəн һəм мөхтəрəм мөгаллимəсенə исəнлек телибез һəм Əсма апаны йөз яше белəн котларга Ходай язсын, дибез.

Ринат Җәләлов,

Кызыл Октябрь районының җирле үзидарə башлыгы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*