tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пенза татарлары Халыклар дуслыгы көне уңаеннан тугыз милләт вәкилләрен бергә җыйды
Пенза татарлары Халыклар дуслыгы көне уңаеннан тугыз милләт вәкилләрен бергә җыйды

Пенза татарлары Халыклар дуслыгы көне уңаеннан тугыз милләт вәкилләрен бергә җыйды

Пенза өлкәсенең татар милли автономиясе Халыклар дуслыгы көне уңаеннан төрле милләт вәкилләре белән түгәрәк өстәл оештырды. Пенза татар яшьләре төрле милләт вәкилләрен бергә җыйды.

Татар, рус, мордва, чуваш, таҗик, азәрбәйҗан — барысы тугыз милләт вәкиле үзләре һәм проектлары белән таныштырды. Һәр милләт үзенең милли ашларын әзерләгән иде.

Чарада Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре дә катнашты.

Татарстанда үткәрелә торган проектлар белән халыкара «Татар кызы» конкурсы дирекциясенең башкарма директоры Гүзәлия Гыйниятуллина, Бөтендөнья татар яшьләре форумының җаваплы сәркатибе, «Ачык университет» проекты кураторы Зөһрә Вилданова, ТР фәннәр академиясенең Татар диаспорасын өйрәнү үзәге җитәкчесе Булат Хәмидуллин, «Әйдә, ШаяРТ» Татар КВН лигасы башкарма директоры Наил Сәләхов таныштырды.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*