tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород шәһәрендә I Идел буе Сабан туе уза
Түбән Новгород шәһәрендә I Идел буе Сабан туе уза

Түбән Новгород шәһәрендә I Идел буе Сабан туе уза

Түбән Новгород шәһәренең “Автозавод” мәдәният һәм ял паркында I Идел буе Сабан туе уза.

Бәйрәмдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Түбән Кама шәһәре мэры Рамил Муллин катнаша.

-Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр! Сезнең һәрберегез белән дә бөек, татар телендә исәнләшәм. Исәнмесез! Без Идел елгасы һәм Идел Сабан туе дигәндә, һичшиксез, бу бөек Россия. 15 субъект Иделдә урнашкан, 26 субъект елгасы Иделгә кушыла. Шуңа күрә бүген 41 субъектның татар автономияләре вәкилләре Түбән Новгородта. Кадерле дуслар, бәйрәмне үткәрү инициативасы белән чыккан Глеб Сергеевичка зур рәхмәт сүзләре әйтәсем килә. Бу инициативаны Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Нургали улы да хуплады. Бүген без барыбыз бергә матур бәйрәм оештырдык! Мин бу бәйрәм белән тагын бер тапкыр котлыйм, шулай ук Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Сергеевичка Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнехановның рәхмәт сүзләрен җиткерергә рөхсәт итегез, – дип котлады Васил Шәйхразыев.

Сабантуй программасына Татарстан Республикасы һәм Түбән Новгород өлкәсе иҗат коллективларының концерт номерлары, татар милли көрәше, спорт һәм балалар мәйданчыклары эше, “Осталар шәһәре” ярминкәсе һ. б. кертелгән.

Милли ишегалдында кунаклар татар халкының көнкүреше белән таныша ала. Анда атлар, сарыклар, сыерлар, үрдәкләр, казлар, тавыклар белән игенчеләрнең традицион йорты тәкъдим ителгән. Монда ук бәйрәмдә катнашучылар татар һөнәрләрен өйрәнә ала: тегү, агач эшкәртү һәм башкалар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*