tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Республиканың оста куллары Татарстанны тукымага төшерде
Республиканың оста куллары Татарстанны тукымага төшерде

Республиканың оста куллары Татарстанны тукымага төшерде

Элек-электән татар осталары чигештә үзләренең зәвыгын, күңел байлыкларын чагылдырган. Кызганыч, чигелгән пәрдә, сөлге, ашъяулык, мендәрләр һәм башкалар белән бизәлгән татар йортлары хәзер музей экспонатлары буларак кына тәкъдим ителә. Менә шушы онытылган сәнгатьне кире кайтарып, Татарстандагы осталарны барлауга багышланган «Татарстан Республикасының чигүле картасы» проекты турында булыр сүзебез.

Әлеге проект Татарстанда дус-тату яшәүче милләтләрне берләштерү, һөнәрче-осталарны таныту, милли чигүле эшләнмәләрне популярлаштыру кебек максатларны колачлый. Аны Татарстанда игълан ителгән Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы кысасында республиканың Мәдәният министрлыгы, «Татарстан Республикасының Муниципаль берәмлекләр советы», Татар мәдәни ресурс үзәге оештырды.

Чигүле карта булдыруга Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова аерым игътибар бирде. Министрлыкның бүлек мөдире Айрат Фәйзрахманов сүзләренчә, ниһаять, күптәнге хыял чынга ашып килә.

– Бу – безнең байлыгыбыз, мирасыбыз. Шуңа да ул – бик кадерле проект. Шунысы мөһим: монда тарихи элементлар заманча ысуллар белән үрелеп бара, – диде ул.

Онытылган һөнәр

Татарстанның төрле районнарында яшәүче һәм чигү белән шөгыльләнүче оста куллар февральдә үзләренең төбәкләрен чагылдыручы фрагментлар әзерли башлаган. Һәр районның горурланып сөйли торган урыннары, шәхесләре, тәм-томнары, кәсепләре, символлары була бит. Оештыручылар менә шуларны берләштерергә ярдәм итсә, осталар аны тукымага төшергән. Карта булгач, районның чикләрен дөрес итеп билгеләргә кирәк бит. Өстәвенә, чигәсе элементларны барлаганда, аларның тарихи әһәмиятен дә, районны, бу җирлектә төпләнеп яшәүче халыкларның милли үзенчәлекләрен чагылдырырга тиешлеген дә истә тотарга кирәк. Шуңа да бу проектны тормышка ашыруда галимнәр, тарихчылар да катнашкан.

Кул эшләнмәләрендә төсләр, бу очракта, җепләр, чигү алымнары да бик мөһим. Бу юнәлештә осталар белән күбесенчә «Buro Banu» брендына нигез салучы һәм аның баш дизайнеры Элара Шәйхи эшләгән. «Төс түгел, төсмерләр телендә сөйләшеп, осталарны тилмертеп бетердек», – ди ул.

– Без сезнең белән гаять зур эш башкарабыз. Бу – тарихка кереп калачак проект. Аның әһәмиятен аңлаган, җанын-тәнен биреп эшләгән һәр кешегә рәхмәт, – дип мөрәҗәгать итте дизайнер осталарга. – Без сезнең алга шактый катлаулы бурыч куйдык. Кемнеңдер гади генә ысул белән, кемнеңдер мәрҗәннәр кушып чигәсе килгәндер. Әмма без татар халкына һәм Татарстанда яшәүче милләтләргә хас булмаган ысулларны файдаланырга рөхсәт итмәдек. Һәм борынгыдан килгән тамбурлы чигү ысулына өстенлек бирдек. Соңгы елларда бөтенләй онытылган әлеге ысулны яңадан кайтарып, бай тарихыбызны чагылдырырга тырыштык.

Билгеле, карта бары тик тамбурлап кына чигелмәгән. Моннан тыш, осталар келәм чигүе һәм тоташтан чигү кебек ысуллар да файдаланган. Арасында үзенчәлеклеләре дә бар. Әйтик, Балык Бистәсе районы әүвәлге заманнарда челтәр үрү белән дан тоткан. Әмма бу һөнәр онытылган, һәм бары 2009 елда гына Рәмзия ханым Фәттахова тарафыннан кире кайтарылган. Әлеге районның картасында нәкъ менә челтәрле элементлар өстенлек итә. Челтәрләп үрелгән балыкны тагын кайчан күрер идегез әле?

Нәтиҗәдә, республиканың 43 районыннан һәм 2 шәһәрдән җыелган гаҗәеп бер карта килеп чыккан. Дөресрәге, карталар. Аны ике үлчәмдә – 2х3 метрлы һәм 3х5 метрлы итеп эшләгәннәр. Инде бу картаны үзегез килеп күрәсегез киләдер. Аны 15–23 июль көннәрендә Казан һәм Болгарда узачак «Яңарыш: Эпосны заманча уку» фестивалендә тәкъдим итәчәкләр. Шулай ук карта белән 30 август – Республика көнендә танышып булачак. Шуннан соң аны Татарстанның Милли музеендагы берәр кадерле урынга элеп куячаклар.

 

Тамбурлы чигү борын заманнардан бирле татарларда гына түгел, ә бик күп төрки халыкларда киң таралган була. Тамбурлы чәнчем – тукыма аша алынган күз ул. Бер-бер артлы тезелеп килеп, бу күзләр чылбыр хасил итәләр. Тамбур ике төрле – күпертүле һәм яссы була. Күпертүле тамбур йон җепләрдән вак атламнар белән чигелә. Нечкә ефәк яки киҗе-мамык җепләр белән чиккәне яссы тамбур дип атала. Бизәкләре нечкә һәм нәфис итеп бер сызык белән яки тутырып чигелә.

Лилия Гыймазова

Чыганак: vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*