tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ярминкә” мәчете нигезенә беренче таш салынды
“Ярминкә” мәчете нигезенә беренче таш салынды

“Ярминкә” мәчете нигезенә беренче таш салынды

Бүген Түбән Новгород шәһәрендә “Ярминкә” мәчете нигезенә беренче таш салынды.

Биредә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния Нәзарәте башлыгы, мөфти Ками хәзрәт Сәмигуллин катнашты.

Чара Коръән укудан башланды.

-Хөрмәтле кунаклар, барыгызны да сәламлим! Без Иделнең һәм Оканың ике елгасының бергә кушылган урынына якын торабыз. Монда Түбән Новгород ярминкәсе урнашкан, ул күп халыкны җыйган. Бүген без тарихи вакыйгада катнашабыз. Безнең дәүләт үзенең тарихи өстенлекләренә кайта. Мин губернатор Глеб Никитинга һәм аның командасына рәхмәтле, – диде Равил Гайнетдин.

Кунакларны шулай ук Түбән Новгород өлкәсе губернаторы Глеб Никитин сәламләде.

-Барыгызны да сәламлим. Тагын бер тарихи гаделлек торгызылачак. Мәчет мөселманнар тормышында мөһим роль уйный. Бу барлык мохтаҗларга игелек һәм ярдәм урыны. Мәчетнең тулы канлы тормышы булыр дип ышанам. Мәчет 1827 елда ачылган, ә 2027 елда 200 ел булачак. Минемчә, без бу юбилейны инде төзелгән мәчеттә каршы алырга тиеш. Төзелеш дин тотучылар һәм спонсорлар акчасына финансланачак. Әлеге проектны тормышка ашыруда катнашы булган һәркемгә рәхмәт белдерәм, – диде ул.

– Хөрмәтле милләттәшләр. Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән сезне бу тарихи, әһәмиятле бәйрәм белән чын күңелдән котлыйм. Бу көннән без бу зур эшкә керешәбез. Һәркемгә уңышлар! – диде Васил Шәйхразыев.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*