tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды
Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды

Түбән Новгородта Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды

Бүген Түбән Новгородта ТАССРның халык артисты Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачылды.

Чарада Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил Гайнетдин, Түбән Новгород өлкәсе губернаторы урынбасары Андрей Гнеушев, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Рәшит Ваһапов фонды директоры Рифат Фәттахов катнашты.

– Хәерле иртә, газиз милләттәшләрем. Бүген тарихи көн. Милләт сандугачы Рәшит Ваһаповка мәңгелек истәлек такта куелды. Чакырган өчен рәхмәтебезне белдерәбез. Бүген милләтнең тарихи сәхифәсендә данлыклы вакыйга көне. Бүген без халкыбызны үз тавышы һәм иҗаты белән таныткан кешегә, татар халкының бөек улына таш салабыз. Барыгызны да чын күңелдән котлыйм! – диде Равил Гайнетдин.

-Хәерле көн, хөрмәтле кунаклар. Без җиребезнең шундый шәхесләр тудыруы белән горурланабыз. Без бөек халык, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итәбез. Бу хакта бүген безнең җирдә уза торган I Идел буе Сабантуе  да шуны күрсәтә, – дип сөйләде Андрей Гнеушев.

Васил Шәйхразыев үз чыгышын шагыйрь, Советлар Союзы Герое Муса Җәлил сүзләре белән башлады.

– Хәерле көн, хөрмәтле милләттәшләр. “Сез үлсәгез, мин дә үләрмен, сез яшәсәгез мин дә яшәрмен” дигән Муса Җәлил. Сөбханалла, былтыр без Татарстанда аңа һәйкәл ачтык. Бүген биредә такта ачу- ул Рәшит Ваһапов исемен кире кайтару. Проектка ярдәм иткән өчен губернатор Глеб Никитинга һәм Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка зур рәхмәт. Алга таба да рухланып яшик, – диде Васил Шәйхразыев.

– Рәшит Ваһаповка мемориаль такта ачу – Түбән Новгород төбәгендә татар шәхесләре исемен мәңгеләштерүнең беренче очрагы. Рәшит Ваһапов, татар эстрадасын профессиональ дәрәҗәгә күтәргән беренче җырчы. Бөек Илһам Шакиров Рәшит Ваһапов турында бер генә сүз әйтте: “Ул – үзеннән соң килгән җырчыларга юл күрсәтүче”, – диде Рифат Фәттахов һәм әлеге тактаны ачуга ярдәм иткән Түбән Новгород өлкәсе җитәкчелегенә, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә зур рәхмәт белдерде.

Мемориаль такта авторы – яшь скульптор Фәнил Вәлиуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*