tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородның татар авылларында спорт ярышлары оештырылды
Түбән Новгородның татар авылларында спорт ярышлары оештырылды

Түбән Новгородның татар авылларында спорт ярышлары оештырылды

Безнең татар авылларында истәлекле спорт ярышлары оештыру күркәм гадәткә әверелде. Аеруча бу кышкы спорт төрләренә кагыла. Мәсәлән, Суыксу, Семочки, Петрякс, Сафаҗай, Уразавыл һәм Кочко-Пожарда шул максат белән хоккей турнирлары үткәрелеп килә, ә Кызыл Октябрь районының шундый истәлек чарасы – фаҗигале рәвештә вафат булган җирле яшьләр палатасының беренче рәисе, семочкилы Рөстәм Айдерхановка багышланган биатлон буенча ачык чемпионат.

Район мәгариф, спорт, яшьләр эше комитеты, “Сельские вести” газетасы редакциясе, мәрхүмнең туганнары һәм аның якын дусты, фикердәше, спорт фанаты Рауф Ваһаповның кайгырту­ында үткәрелеп килгән әлеге турнир сигез тапкыр Ватанны яклаучылар көне алдыннан үткәрелсә, соңгысы Ак­тук белән Чүмбәли арасында урнашкан “Сары саз” күле ярында 24 декабрьдә оештырылды. Быел ул өлкә күләмендә дә танылды – “Үсеш драйверлары-2021” яшьләр проектлары һәм инициатива­лары конкурсында грант отуга лаек булды.

Тугызынчы биатлон шактый суык көнгә туры килде, шуңа анда катнашырга, чын мәгънәдә, физик яктан чыныккан ир-егетләр, малай-кызлар гына теләк белдерде. Ярышлар дүрт этаптан тор­ган эстафета формасында узды. Һәр этапка 3 км дистанция һәм бер ату чиге туры килде.

Турнирны ачу тантанасында чаңгычыларны җирле үзидарә башлыгы урынбасары Равил Сәйфетдинов һәм Рөстәмнең кыз туганы Елена Биля­лова сәламләделәр, катнашучыларга уңышлар теләделәр.

Җиңү өчен традицион фаворит­лар Сечен һәм Сергач чаңгычылары белән көчәйтелгән Кочко-Пожар (бу авылдан ветераннар гына килде) ко­мандаларыннан тыш, Семочки/Янда­вишча, Салган, Зур Рбишча, Чүмбәли, Уразавыл мәктәпләре, “Уразавыл” уку үзәге һәм Кече Рбишча авылы спорт яратучылары ярышты.

Кабат дистанциядә сенсация булмады – сечен һәм сергачлылар беренче метрлардан ук алга чыгып, шунда ук аларның үзара гына беренче-икенче урыннарны бүлешкәне аңлашылды.

Ә менә ату чигендә лидерлар юк иде, барысы да авырлык күрде, чөнки килеп-килеп һаваны тагын ныграк суытып, көчле искән җил төз атырга комачаулады, сигез патрон белән биш мишеньне дә ябучы сирәк булды.

Ярый әле ату рубежында команда-ларның ярдәмчеләре бар иде, алар патроннарны мылтыкка урнаштыра барды. Пожарлыларда бу вазифаны икенче ел рәттән инде спорт ветераны Ирфан Фәхретдинов башкарды.

“Алтын” һәм “көмеш”ле урыннар белән барысы да алдан билгеле булса, “бакыр”лы урын яулаучыны (ярый әле Сеченнан бер генә команда килде) эстафетаның ахырына кадәр төгәл әйтү мөмкин түгел иде. Нәтиҗәдә, соңгы метрларда гына алга чыгып, финишка өченче булып “Уразавыл” уку үзәге филиалы студентлары килде.

Дистанция тәмамлангач, катнашучылар оештыручылар тарафыннан кайгыртылган милли ризык, казанда пешерелгән пылау белән тамак ялгады, кайнар чәй эчеп бераз җылынды.

Турнирны йомгаклау тантанасында Рауф Ваһапов дустын яд итеп килгән спортчыларга рәхмәтләрен ирештерде һәм һәрбересен үзенә күрә җиңүче дип белдерде, чөнки суык һава торышында стартка басу батырлыкка тиң иде.

Гадәттәгечә, бу юлы да бер команда да бүләксез калмады. Барысы да грамоталар һәм татлы бүләкләргә лаек булды, ә призерлар кубоклар, медальләр белән һәм акчалата да бүләкләнде. Шулай ук районның муниципаль янгын сүндерү хезмәте җитәкчесе Мөнир Җаббаров “ЛДП Р” партиясенең район бүлекчәсе тарафыннан иң өлкән катнашучы, кочкопожарлы Мидихат Бәдретдиновка, Кече Рбишча командасы өчен дүрт кеше урынына икәү генә йөгергән аталы-уллы Мөхәммәт белән Гаяз Айсиннарга һәм финиш алдыннан гына үзенең командасын өченче урынга чыгарган “Уразавыл” уку үзәге студенты Илшат Сәмиуллинга махсус бүләкләр тапшырды.

Рөстәм Айдерхановның истәлегенә биатлон турниры киләсе елда унынчы булачак һәм ул тагын да югарырак дәрәҗәдә үткәрелер, катнашучылар геог-рафиясе киңрәк булыр дип өметләнеп калабыз.

Илнар Садеков

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*