tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Киләсе елда Әлмәттә «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе ачыла
Киләсе елда Әлмәттә «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе ачыла

Киләсе елда Әлмәттә «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбе ачыла

Әлмәтнең «Алсу» микрорайонында «Адымнар» күптелле белем бирү комплексы төзелеше бара. Аны агымдагы елның 4 сентябрендә төзи башлаганнар.

«Бик зур проект, аны төзү мәсьәләсе турында озак уйланылды. Хәзер төзүчеләр булачак бинаның монолитын күтәрә. 2022 елның гыйнварында эчке эшләрне башлау өчен яңа бинага җылылык бирергә планлаштыралар», — дип сөйләде муниципалитет башлыгы Тимур Нагуманов журналистлар белән узган йомгаклау матбугат конференциясендә.

Барлык төзелеш эшләре дә график буенча алып барыла. 25 мең квадрат метр мәйданлы яңа мәктәп 1 224 укучыга исәпләнгән. Лицейта сыйныф бүлмәләре, ике бассейн, 500 урынлы ашханә, ике спорт залы, төрле кабинетлар, озынайтылган көн төркемнәре өчен бүлмәләр була.

Проект бәясе чама белән 2,2 млрд сумга төшкән. Яңа мәктәпне 2022 елның 20 августына ачарга җыеналар.

Эльза Кузнецова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*