tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгородта Ярминкә мәчете төзеләчәк
Түбән Новгородта Ярминкә мәчете төзеләчәк

Түбән Новгородта Ярминкә мәчете төзеләчәк

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Түбән Новгород Ярминкә мәчете төзеләчәк мәйданчыкны карады.

Түбән Новгород Россиянең иң эре икътисади, административ һәм мультимәдәни үзәкләренең берсе буларак 1820 елдан 1920 елга кадәр бер гасыр дәвамында формалаша. Нәкъ шул вакытта Түбән Новгород Ярминкә мәчете Россия һәм чит ил мөселманнары өчен аралашу үзәге булган.

Большевиклар хакимияткә килгәч, бинаны заманча ихтыяҗларга яраклаштырырга тырышалар, баштагы күренешен күп санлы үзгәртеп корулар белән бозалар. Мәчет бинасын капиталь ремонтлау проекты тормышка ашырылмаган, ә 1930 елда мөселман җәмгыяте таратылгач, ярминкә мәчете бинасы юкка чыккан.

2011 елда Түбән Новгород өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте ярминкә мәчете төзү инициативасы белән чыга.

Бүген элекке Ярминкә мәчете урынында “Водоканал” оешмасы бинасы урнашкан, шуңа күрә мәчет төзеләчәк мәйдан тарихи урыныннан ерактарак бүленеп бирелгән. Идел буе Сабан туе кысаларында мәчет нигезенә беренче таш салу планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*