tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбән Новгород шәһәрендә Татар мәдәни үзәгенең үз бинасы булачак
Түбән Новгород шәһәрендә Татар мәдәни үзәгенең үз бинасы булачак

Түбән Новгород шәһәрендә Татар мәдәни үзәгенең үз бинасы булачак

Узган ел Түбән Новгород өлкәсе татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчелеге Түбән Новгород шәһәре башлыгы Юрий Шалабаевка Татар мәдәни үзәге өчен бина сорап мөрәҗәгать итте. Быелның 21 нче  февралендә А.Пешков урамындагы 14 нче йортны автономиягә бирү мәсьәләсе Шәһәр Думасының чираттагы утырышында хуплады.

Бүген Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Түбән Новгород өлкәсенә сәфәре барышында бинаны карады. Биредә капиталь ремонт кирәк. Үзәк бинасы шәһәрнең күпмилләтле, бик җайлы урынында – Канавин районында урнашкан. Ел саен Сабантуйлары уза торган парк та янәшәдә, шулай ук мәчет тә бар.

Ике катлы бинада китапханә, музей урнашыр дип планлаштырыла. Татар теле курслары алып бару өчен дә мөмкинлек булачак. Түбән Новгород өлкәсе татарлары бу яңалыкны шатланып кабул итте. Безнең дә Томск, Новосибирск, Тубыл, Төмән, Курган, Йошкар-Ола, Ульяновск һәм Мәскәүдәге кебек аерым бинабыз булачак, диләр.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*