tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Рәшит Ваһаповка мемориаль такта урнаштырылачак бинаны карады
Васил Шәйхразыев Рәшит Ваһаповка мемориаль такта урнаштырылачак бинаны карады

Васил Шәйхразыев Рәшит Ваһаповка мемориаль такта урнаштырылачак бинаны карады

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Түбән Новгород өлкәсенә килде.

Биредә ул җырчы, ТАССРның Халык артисты, ТАССРның Атказанган артисты Рәшит Ваһаповка мемориаль такта урнаштырылачак бинаны карады. Рәшит Ваһапов Варварская урамы 10/25 йортында урнашкан Татар педагогик техникумында 1920 елларда укый. Мемориаль тактаны Түбән Новгород өлкәсендә узачак Идел буе Сабан туе кысаларында ачу планлаштырылган.

Җырчы, ТАССРның Халык артисты, ТАССРның Атказанган артисты 1908 елның 7 маенда Түбән Новгород губернасы, Сергач өязе Актук авылында туа. Түбән Новгород педагогика техникумын (1926), Мәскәү музыка училищесен (1938) тәмамлый. 1941–1962 елларда Татар филармониясе солисты. 1940–1950 елларда татар эстрада җырчылары арасында иң актив концерт эшчәнлеге алып баручылардан санала. Халыкта зур популярлык казана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*