tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Түбәнкамалы Диләрә Галиева яшьләрнең бөтенроссия конкурсында җиңү яулады
Түбәнкамалы Диләрә Галиева яшьләрнең бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Түбәнкамалы Диләрә Галиева яшьләрнең бөтенроссия конкурсында җиңү яулады

Түбән Кама кызы Диләрә Галиева мәктәп укучылары өчен «Большая перемена» («Озын тәнәфес») бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрнең берсе булды. 

Конкурс 2020 елның мартыннан ноябрьгә кадәр узган. Анда 1 млн тирәсе кеше катнашкан, нәтиҗәдә, 1200 финалист, 600 җиңүче билгеләнгән. Бөтенроссия конкурсының финалы 31 октябрьдән 5 ноябрьгә кадәр «Артек» халыкара балалар үзәгендә узган. Диләрә «Твори!» («Иҗат ит!») юнәлешендә катнашкан.

Конкурс финалында Диләрә Галиева үз командасы белән «Киләчәк хәзер тормышка ашырыла» дигән киләчәк мәктәбе проектын тәкъдим иткән.

Диләрә Түбән Кама 31 нче урта мәктәбенең 11 нче сыйныфында укый. Сыйныф һәм мәктәп тормышында актив катнаша, үзе дә чараларга сценарийлар яза һәм аларны алып бара. Ул – шәһәр, республика, бөтенроссия ярышлары һәм бәйгеләрендә җиңүче. Хезмәт сөючәнлеге, максатчанлыгы, җаваплы булуы өчен, күп тапкырлар мактау грамоталары һәм рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән.

«Большая перемена» конкурсында җиңгән өчен,  Диләрә 1 млн сум күләмендә акчалата призга ия булачак. Бу сумманы ул уку өчен түләүгә тота алачак. Шулай ук укырга кергәндә, аның казанышлар портфолиосына биш балл өстәләчәк. Җиңүченең укытучысына 150 мең сумлык махсус приз, шулай ук ноутбук биреләчәк. Диләрә Галиева һәм бәйгенең барлык финалистлары да «Артек»ка юллама алачак.

tat.e-nkama.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*