Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртия: Яздык! Әмма аз идек
Удмуртия: Яздык! Әмма аз идек

Удмуртия: Яздык! Әмма аз идек

Бөтендөнья татарча диктант язу акциясенә удмуртиялеләр дә кушылды. Хатасыз язуда белемнәрен Ижау, Можга шәһәрләрендә, Сосмак, Пычас, Алнаш авылларында гомер кичерүче милләттәшләребез сынады. Башкалада диктантны Муса Җәлил исемендәге китапханәдә яздылар.

Беренче булып Рәмзия апа Солтанова килеп керде. Мәктәп тәмамлаганына 55 ел, авылда саф татарча укыган. Мөгаллимнәрен рәхмәт белән искә ала, дәресләрдә татар теле кагыйдәләрен онытылмаслык итеп хәтеренә салган. Узган ел “бишле”гә язган. Татарча диктант язуны ижау­лылар башлап җибәреп, аннары бөтендөнья татарлары кушылды, дисәң дә, хата булмас. 2014 елда олуг шагыйребез Г. Тукай туган айда “Мин татарча сөйләшәм” акциясе кысаларында сөйләшеп кенә калмыйча, диктант һәм хәтта инша яздылар биредә һәм бу традициягә әверелде. Ижауда татарча диктантны яз, көз — елына ике язалар! Диктантлар М. Җәлил исемендәге китапханәдә аерым папкада саклана, теләгән кеше үзенең ничек язганын еллар үткәч тә карый ала.

Рәмзия Гыйззәтуллина Абдулла Алишка багышлап зур булмаган күргәзмә дә ясаган. Быел диктантны аның “Нечкәбил” әкияте буенча яздык. Казанда төбкәләрнең үтенечен ишеткәннәр – җиңелрәк текст сайлаганнар. Диктантны ел да Рәмзия Гыйззәтуллина яздыра, бер җаена төшенеп алгач, җиңел, әмма җаваплы эш, ди. Кулына каләм алган һәркем өчен җан ата. Кеше күп иде, дип булмый, күбесе — ак яулыклы өлкән яшьтәге апалар. Балаларын җитәкләп килүче әниләр икәү генә иде – Зөлфия Гыйззәтуллина белән Розалия Мөфтахетдинова. Үзләренә мәктәптә татар телен өйрәнү бәхете тимәгән, кызларын милли компонентлы классларга биргәннәр. Беркем дә махсус чакыру белән түгел, үз теләкләре белән килгәннәр. Мактау – бал, әмма бер тамчы дегетсез дә булмый. Диктантта татар журналистлары, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, шагыйрьләр юк иде.

Сүз дә юк, кайберәүләр билгеле бер сәбәпләр аркасында вакыт таба алмагандыр. Ярар, соңгысы түгел, киләсе елларда диктант язучылар күп булыр дип өмет итик. Диктант язу — телне яклаучы мөһим чараларның берсе бит. Ә телне яклауда бердәмлек бүгенге көндә аеруча кирәк.

Фәнзилә Салихова

yanarysh.ru

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*