tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Татар көннәре” узды
Удмуртиядә “Татар көннәре” узды

Удмуртиядә “Татар көннәре” узды

25-28 сентябрь көннәрендә Удмуртиянең Ижевск, Сарапул, Глазов, Можга шәһәрләрендә гүзәл бәйрәм чаралары узды. Әлеге чын мәгънәсендә “татар көннәре”нең шаһите мин – Бөтендөнья татар конгрессының хезмәткәре, шагыйрь Булат Ибраһим да булдым.

Удмуртиянең башкаласында нәшер ителүче “Яңарыш” татар газетасының 30 еллыгы уңаеннан башланып киткән рәсми тантана Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең концерт программасы белән татарлар күпләп яшәгән күрше шәһәрләрдә дәвам итте. Ассызыклап шуны да әйтергә кирәк, Татарстанның легендар Дәүләт ансамбленең күрше республика сәхнәләрендәге концертлары  Россиянең Мәдәният министрлыгы, “Росконцерт” федераль бюджет учреждениесе һәм Бөтендөнья татар конгрессы ярдәме белән оештырылды.

Бүгенге көндә Удмуртиядә 100 меңгә якын милләттәшебез гомер кичерә, шуларның күпчелеге – 55 меңнән артыгы Ижевск шәһәрендә, ә калганнары Сарапул, Глазов, Можга, Воткинск кебек шәһәрләрдә көн күрәләр. Удмуртия Республикасының татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе, “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире Рәмзия Габбасова әлеге шәһәрләрдәге татар оешмалары татар мәдәниятен, сәнгатен, телен һәм гореф-гадәтләрен үстерүдә һәм саклауда актив эш алып баруларын ассызыклап узды.

Октябрьнең 15нче көнендә Бөтенроссия халык санын алу айлыгы башланып китә, ә без, татарлар, Россиянең кайсы почмагында гына яшәмибез бит. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов үзенең бер чыгышында әлеге мәсьәләгә нисбәтле “Безгә башкаларныкы кирәкми, ләкин һәр татар кешесе саналган булырга тиеш”, – дип әйткән иде. Тоткан кыйблабызга хыянәт итмичә, классигыбыз Туфан Миңнуллинның сүзләрен дә онытмасак иде. “Татар халкының әхлакый кодексында” мондыйрак юллар бар бит:

“Татар кешесе! Кайда яшәвеңә карамастан, халыклар арасында үз урыныңны онытма, үз кадереңне бел. Тарихи традицияләрне, ата-бабадан калган гореф-гадәтләрне хөрмәтлә, дин-иманыңны сакла”.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*