tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә “Татарча диктант” яздылар
Удмуртиядә “Татарча диктант” яздылар

Удмуртиядә “Татарча диктант” яздылар

Бүген Удмуртиянең Ижевск шәһәрендә “Татарча диктант” акциясе узды. Муса Җәлил исемендәге китапханәдә Татар мәдәнияте һәм әдәбияте секторы җитәкчесе булып эшләгән Рәмзия Гыйззәтуллина узган чара турындагы хис-кичерешләре белән уртаклашты.

“Китапханәдә “Мин татарча беләм” акциясе кысаларында “Татарча диктант” 2014 елдан бирле уздырыла. Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештырган татар диктантын 2016 хәм 2017 елда Дуслык йортында оештырдык. 2018 елда китапханәдә яздык. Быел узем оештыручы булып теркәлдем. Диктантта 34 кеше катнашты. Катнашучыларның иң өлкәне – Римма Гайнуллина (84 яшь), иң яше – Әмрия Муфтахутдинова. Аңа 12 яшь”, – диде Рәмзия Гыйззәтуллина.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*