tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиядә яшәүче 10 мең татар Татарстан Президентына рәхмәт белдерә
Удмуртиядә яшәүче 10 мең татар Татарстан Президентына рәхмәт белдерә

Удмуртиядә яшәүче 10 мең татар Татарстан Президентына рәхмәт белдерә

Удмуртия Республикасының татар җәмәгатьчелеге активистлары Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменә рәхмәт хаты юллаган.

Узган елны Удмуртия республикасының Можга шәһәрендә яшәүче татарлар Рөстәм Миңнехановтан “Болгар радио”сын тыңлау мөмкинлеген тудыруны сорап хат юллаган булган. Кыска вакыт аралыгында Можга һәм Можга районында татарча радио эшли башлаган.

“Бүген шәһәребез һәм районыбыздя яшәүче 10 мең татар исеменнән Сезгә зур ярдәмегез өчен чын йөрәктән зур рәхмәтләребезне белдерәбез.

Бергә булыйк, бердәм булыйк!

Сезгә тазалык, Татарстаныбыз, милләтебезнең киләчәге өчен эшләгән эшләрегездә зур уңышлар, гаилә иминлеге теләп калабыз”, диелә хатта.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*