tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең Кистем авылы мәктәбендә гореф-гадәтләргә багышланган чара узды
Удмуртиянең Кистем авылы мәктәбендә гореф-гадәтләргә багышланган чара узды

Удмуртиянең Кистем авылы мәктәбендә гореф-гадәтләргә багышланган чара узды

Удмуртиянең Балезино районы Кистем авылы мәктәбендә 21 гыйнварда  “Халкымның гореф-гадәтләре: социаль җаваплы шәхес тәрбияләүдә мәңгелек идеяләр” дигән республикакүләм семинар уткәрелде. Чарада Ижауның 97нче, 12нче мәктәбе, 6нче гимназия, Падера авылы мәктәбе укытучылары, 107нче,  116нчы балалар бакчалары тәрбиячеләре, Ижау шәһәре мәгариф идарәсенең мәктәпкәчә тәрбия бүлеге җитәкчесе Татьяна Григорьевна Лизунова, Балезино районы мәгариф идарәсе белгече Марина Волкова,  “Яңарыш” газетасының баш мөхәррире, Удмуртия татарларының Милли – мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова, милли-мәдәни автономия каршында эшләүче Ак калфак оешмасы  җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова катнаштылар.

Кистем мәктәбенең 3нче сыйныф укытучысы Рамил Касыймов өстәмә белем бирү буенча: “Ватан каян башлана” дигән дәрес үткәрде. “Татар йорты” мәктәп музее җитәкчесе Ильмир Касимов  катнашучылар өчен музейда экскурсия оештырды. Тарих фәне укытучысы Тәнзилә Касыймова “Кистем авылында ислам дине тарихы” исемле дәрес уздырды. Балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр әби-бабайларыбызның элек уйнаган уеннарын күрсәттеләр.

“Яңарыш” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*