tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Милли киемдә» фотомарафоны уздыра
Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Милли киемдә» фотомарафоны уздыра

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы «Милли киемдә» фотомарафоны уздыра

Удмуртия Республикасы календаренда менә шулай дип аталган яңа бәйрәм барлыкка килде. Ул ел саен сентябрьнең өченче җомгасында билгеләп үтеләчәк. 2023 елда бу бәйрәм 15 сентябрьгә туры килә.

Бу бәйрәм алдыннан без «Милли киемдә» дип исемләнгән фотомарафон игълан итәргә булдык.

Милли киемдәге фотосурәтләрне 15 сентябрьгә кадәр “Яңарыш” газетасы төркеменә хәбәрләргә, тәкъдим ителгән яңалыкларга яки әлеге пост астына комментарий итеп җибәрә аласыз. Төрле еллардагы фотоларны җибәреп була.

Сез нинди милләтне тәкъдим итәсез, халык костюмын еш киеп йөрисезме, гаиләгездә бармы, юкмы икәнен дә языгыз.

Үзегезнең битегезгә #МиллиКостюмЯнарыш дигән хештег белән дә урнаштыра аласыз.

Без марафонны татар милли киемендәге редакция хезмәткәре Рәфилә Рәсүлеваның фотосурәте белән башлап җибәрәбез. Сез дә кушылыгыз!

Дуслар, марафонга үзегезнең һәм балаларның фотоларын җибәрүегез аларны газетада кулланырга рөхсәт итүегез дип санала.

Чыганак: “Яңарыш” газетасы сәхифәсе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*