tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа иҗат мизгеленә аяк баса
Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа иҗат мизгеленә аяк баса

Уфа “Нур” татар дәүләт театры яңа иҗат мизгеленә аяк баса

Озакламый театр үзенең 27нче мизгелен ача. Әйтергә кирәк, быел Уфа “Нур” татар дәүләт театрының иҗади составы тагын да тулыланды. Шуның белән бергә репертуар да камил әсәрләр белән байый.

“Нур” театры сезон башында тамашачыга ике премьера бүләк итәчәк. Тиздән сәхнәгә Георгий Хугаевның “Минем кайнәм” комедиясе куелачак. Шушы көннәрдә режиссер Дамир Сәмерханов белән яңа спектакльнең репетицияләре бара.

Шулай ук Гаилә елы кысаларында театр гаилә белән бергә карый торган спектакльләр чыгаруны дәвам итә. Сентябрьдә зур залда нәни театр сөючеләр Анна Богачева һәм Дарья Уткина әсәре нигезендә сәхнәләш­терелгән “Фантазия” операциясе” дип исемләнгән спектакль дөнья күрәчәк. Аның өстендә театрга махсус чакырылган яшь режиссер Александр Марьин эшли.

Әлеге вакытта премьерага әзер­лек, репетицияләр бара. Әкияттә урта буын артистлар да, яшьләр дә катнаша. Башкортстанның атказанган артисты Гөлназ Мөхәммәдиева, Айсылу Гомәрова, Эльмир Хәертдинов, Ленария Хаҗиева, Фәнил Гайзетдинов, Илшат Салаватов, Вадим Хәйруллин тамашаның кызыклы килеп чыгуы өчен күп көч сала. Тамашачылар бу спектакльдә театрга яңа килгән яшь актриса Энҗе Каша­пованың беренче эшен күреп, аның уйнавына да бәя бирә алачак.Әкиятнең сюжеты нидән гыйбарәт? Бер пенсионер хатын сәер сурәткә тап була. Һәм шунда ук могҗизалар башлана. Өй эче шау-шу, гаҗәеп зат­лар белән тула. Хуҗабикәнең соры тормышын бизәр өчен нәрсә генә уйлап чыгармый алар! Сабыйлар кебек гади генә нәрсәләргә шатланып яшәргә өйрәнерме әкият герое? Тамашачы бу серне, һичшиксез, чишәр.Спектакльдә төп рольләрнең берсен башкаручы Айсылу Гомәрова фикеренчә, һәр кешенең күңелендә бала утыра.

– Көндәлек тормышта без, өлкәннәр, еш кына бу турыда онытабыз. Героем Валентина да тормыш мәшәкатьләренә чумып, дөньяның матурлыгын күрми башлый. Кинәт килеп туган вакыйгалар гына моны үзгәртергә мөмкин, – диде актриса.– Гадәттә әкиятләрнең сюжеты вакыйгаларга корылса, бу спектакль балаларның фикер йөртү сәләтен үстерә, аларга уйланырга, сорауларга җавап эзләргә мөмкинлек бирә. Шулай ук әлеге тамашаның үзенчәлеге – ритмик хәрәкәтләр ясау осталыгында да, – дип билгеләде артист Эльмир Хәертдинов.

Спектакльнең режиссеры әйтүен­чә, әлеге әсәр, күпчелек әкиятләр кебек үк, балаларны яхшылыкка, татулыкка, ярдәмчеллеккә өйрәтә.

Ләкин төп сорау – өлкәннәр үзләре өчен нинди гыйбрәт алыр?

– Нәниләр бит болай да бар яңага ачык, хыяллана белә. Ә өлкәннәр кайвакыт артык җитди. Дөньяга башка күзлектән карарга аларга нәрсәдер комачаулый. Шуңа күрә мин бу спектакльне гаилә белән бергә карарга тәкъдим итәм, – ди режиссер Александр Марьин.

Күңелле һәм мавыктыргыч спектакль тудыруда кызыклы сценография, сәхнә киемнәре һәм музыкаль бизәлеш тә мөһим. Бу бурыч үз эшенең осталарына – рәссам Илнур Слявчин һәм композитор Рөстәм Имамовка тапшырылган.

Чыннан да, бүгенге көндә, күпләр, проблемаларга чумып, гади әйбер­ләрнең “тәмен” оныткан заманда кешеләрне яхшылыкка, яктылыкка өндәүче спектакльләр һәр театрның репертуарында булырга тиеш. “Нур” театры да, үз чиратында, шуны игътибар үзәгеннән ычкындырмый. Маҗаралы әкият аша тамашачыга тирән уй-фикерләр җиткерергә тырыша.

Гөлназ ХИЗБУЛЛИНА,“Нур” театрының реклама-мәгълүмат бүлеге белгече

kiziltan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*