tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Пермьдә татар теле дәресләре эшчәнлеген яңарта
Пермьдә татар теле дәресләре эшчәнлеген яңарта

Пермьдә татар теле дәресләре эшчәнлеген яңарта

Пермьдә татар теле курслары кабат эшли башлаячак. Бу хакта “Чәкчәк” Пермь татар яшьләре оешмасы хәбәр итә.
3 сентябрьдән ана телен өйрәнергә теләүчеләр өчен ике төркем эшли башлый. Дәресләргә эш һәм ял көннәрендә йөрергә мөмкин булачак.
Моннан тыш, татарча аңлап та, әлегә сөйләшә алмаучылар өчен сөйләм клубы оештырыла.
“Ике яисә аннан да күбрәк тел белүчеләрне полиглотлар диләр. Алар, башкаларга караганда, озаграк яши. Татар теле дәресләрендә теория генә түгел, төрле уеннар да уздырыла. Ә иң мөһиме, без практикага басым ясыйбыз”, – диелә хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*