tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак
Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салыначак

Мәскәүдә герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы узачак. Чара татар шагыйре һәм аның тарафдарларын җәзалап үтерелгән көнгә – 25 августка билгеләнгән .

Искәртеп узабыз, нәкъ менә 1944 елның 25 августында Берлинның читендәге Плетцензее төрмәсендә гилҗотинада фашизмга каршы торучы татар төркеме совет патриотларының башларын чабып өзәләр.

Чараны Татарстан Республикасының РФдәге тулы вәкаләтле вәкиллеге оештыра.

Чәчәкләр салу тантанасында катнашуга барлык теләүчеләр чакырыла.

Чара 12.00 сәгатьтә башлана.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*