tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Камал театрының Якутиядә беренче гастрольләре
Камал театрының Якутиядә беренче гастрольләре

Камал театрының Якутиядә беренче гастрольләре

Кичә, 21 августта, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры труппасы, техник хезмәткәрләре һәм җитәкчеләре Саха (Якутия) республикасы башкаласы Якутск шәһәренә барып җиттеләр. П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры артистлары, хезмәткәрләре безнең театрны бик кунакчыл һәм җылы каршы алды.

Бүген Саха театры сәхнәсендә Камал театры якут тамашачысына 112нче сезон премьерасы С.Гаффарованың “Килмешәк” спектакле тәкъдим итә. Гастрольләр Федераль үзәкнең Россия Мәдәният министрлыгында гастрольләр эшчәнлегенә ярдәм күрсәтү йөзеннән булдырылган “Зур гастрольләр. Төбәкара программа” проекты кысаларында тормышка ашырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*