ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Казандагы гастрольләре тәмамланды
Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Казандагы  гастрольләре тәмамланды

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Казандагы гастрольләре тәмамланды

Бүген, 19 апрель көнне, Казан шәһәрендә Уфа «Нур» татар дәүләт театры гастрольләре Мостай Кәримнең «Җәяүле Мәхмүт» спектакле белән тәмамланды.

Алты көн дәвамында Уфа «Нур» татар дәүләт театры тарафыннан Казан тамашачысына барлыгы сигез спектакль тәкъдим ителде. Камал театры сәхнәсенә артистлар репертуардагы иң яхшы спектакльләрен алып килгән иде.

Гастроль спектакльләрен мәртәбәле кунаклар да тамаша кылды. Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Сәетҗан улы Хәкимҗанов, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары —Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Фәнис улы Шакиров “Нур”лыларның чыгышларын югары бәяләде һәм театр коллективына җылы теләкләрен белдерде.

— Гомумән татар дөньясын күзалласак, Казаннан читтә эшчәнлек алып баручы безнең 3 дәүләт татар театры бар. Башкортстанның Туймазы районында, Уфа шәһәрендә “Нур”, Оренбург өлкәсе Оренбург шәһәрендә татар дәүләт театрлары эшли. Бер атна дәвамында барды спектакльләрегез, сагындырып килдегез, соңгы гастрольләр 2023 елда иде. Үзебезнең татарның мәркәзе булган Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры бинасында газиз милләттәшләребез, Казан халкы һәм башкала кунаклары алдында сез яңадан үзегезнең никадәр югары дәрәҗәдә, югары зәвыклы икәнлегегезне исбатлап, чыгыш ясадыгыз, – диде Данис Шакиров.

Шулай ук бу көнне Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов Уфа «Нур» татар дәүләт театры хезмәткәрләренә дәүләт бүләкләрен тапшырды.

Уфа «Нур» татар дәүләт театрының Казан гастрольләре гөрләп үтте. Һәр кичне артистлар сәхнәгә чыгып, тамашачыга онытылмаслык спектакльләр бүләк итте.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*