tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә “Минем беренче намаз” чарасы узды
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә “Минем беренче намаз” чарасы узды

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчетендә “Минем беренче намаз” чарасы узды

2019 елда Татарстанда Гүзәл Гәбдрафыйкова һәм билгеле җырчы Гүзәлем оештырган бу дини проектка әле Аллаһы Тәгалә юлына тәүге адымнарын ясаучы, динебез Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы мөслимәләр җыелды.

Бәйрәм төсен алган чараның Уфадагы оештыручылары – “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Башкортстан Республикасы Мөслимәләр берлеге җитәкчесе Розалия Халикова.

Чара коръән укудан башланды. Гүзәл Миңнеханова һәм Гүзәл Гәбдрафыйкова “Минем беренче намазым”ның барлыкка килүе турында сөйләделәр, шулай ук Гүзәлем яулык бәйләү буенча мастер-класс уздырды.Розалия Халикова тәхәрәт алу һәм намаз уку буенча дәрес үткәрде.

Башкортстанда намазга өйрәтү буенча эшләр һәр мәчеттә һәм мәдрәсәдә алып барыла. Ә менә “Минем беренче намазым” проекты Уфада беренче тапкыр уздырыла.
Чарага төрле яшьтәге хатын-кызларның күпләп килүе дингә ихтыяҗның зур булуын исбатлый.

Гөлшат Сафина 

Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*