tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Бәллүр микрофон-2019” җыр бәйгесе узды
Уфада “Бәллүр микрофон-2019” җыр бәйгесе узды

Уфада “Бәллүр микрофон-2019” җыр бәйгесе узды

Уфа шәһәренең Дим районында ел саен оештырыла торган “Бәллүр микрофон-2019″эстрада җыр бәйгесе узды. Бу чара Башкортстанның 100, Дим районының 75 еллыгына багышланган.

Анда елдагыча, 74 нче балалар бакчасыннан татар төркемендә тәрбияләнүчеләр дә катнашты һәм һәрвакыттагыча җиңүгә лаек булдылар. Татар халык көе һәм сүзләренә язылган “Дүдәк-дүдәк” дигән җырны башкарып, 1урынны яуладылар.

Иң бәләкәч артистларыбыз “Гармун уйныйм” җырын җырлап, шулай ук 1урынга лаек булды. Төркемнең җитәкчесе Фәйрүзә Хадимуловна Хәсәншина әйтүенчә, балалар татар бию көйләренә биергә аеруча яраталар.

– Татар мәдәнияте бик бай бит ул. Безнең максатыбыз – уен-көлке, җыр-бию аша балаларны аның белән таныштыру, – ди ул.

Җиңүчеләрне бүләкләү 1 май көнне, шәһәрнең “Дим” ял паркында бәйрәм концертында чыгыш ясаганнан соң булачак.

Рузил Имамов,
Башкортстан

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*