tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Фәридә Кудашеваның йөз еллыгына багышланган концерт узды
Уфада Фәридә Кудашеваның йөз еллыгына багышланган концерт узды

Уфада Фәридә Кудашеваның йөз еллыгына багышланган концерт узды

«Башкортстан» дәүләт концерт залында Россия Федерациясенең атказанган, Башкортстан һәм Татарстан Республикаларының халык артисты Фәридә Кудашеваның тууына 100 ел тулуга багышланган концерт булды. Тантаналы кичә бер сәхнәдә башкорт һәм татар эстрадасы йолдызларын җыйды.

Ел саен Башкортстанда Фәридә Кудашева һәм Бәхти Гайсин иҗатына багышланган «Ике аккош» республика конкурс-фестивале үткәрелә. Ул халыкчанлык традицияләрен саклый һәм үстерә, шулай ук милли җырның яшь талантлы башкаручыларын ачыклый һәм этникара мөнәсәбәтләрне, халыклар дуслыгын ныгыта.

addnrb.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*