tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск татарлары дуслык бәйрәменә чакыра
Ульяновск татарлары дуслык бәйрәменә чакыра

Ульяновск татарлары дуслык бәйрәменә чакыра

22 май көнне Ульяновскида «Дуслык урамы» дип аталган бәйрәм була.

«Ульян төбәгендә йөздән артык милләт яши. Әлеге бәйрәм халыкара дуслыкны тагын да ныгытуга багышлана. Бик күңелле булачак. Кунаклар өчен „Күпмилләтле төбәк“, „Дуслык ишегалды“, „Балачак ишегалды“, „Дуслык җыры“ һәм башка мәйданчыклар эшләячәк. Концерт та була», — диде Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Ульяновск өлкәсе Татар мәдәният үзәге җитәкчесе Рамилә Сафина.

Дуслык көне 2017 елдан бирле үткәрелә. «Бәйрәм беренче тапкыр 2017 елда уздырыла. Ульяновск өлкәсенең ул вакыттагы губернаторы Сергей Морозов шул турыдагы документка 2016 елда кул куя. Халык тавыш бирүе белән бәйрәмнең көне дә билгеләнә», — диде Рамилә ханым.

«Дуслык урамы» бәйрәме «Губернатор» мәдәният сарае каршындагы мәйданда 15 сәгатьтән 18 сәгатькә кадәр була.

Гадел Әхмәтҗанов

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*