tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тверьдә татар халкының милли киемнәрен тәкъдим итәчәкләр
Тверьдә татар халкының милли киемнәрен тәкъдим итәчәкләр

Тверьдә татар халкының милли киемнәрен тәкъдим итәчәкләр

15 июльдән 28 августка кадәр Тверь өлкәсенең халык иҗаты йортында «Чикләрсез осталык» дип аталган милли костюм күргәзмәсе узачак. Чара беренче тапкыр оештырыла.

Күргәзмәдә Тверь өлкәсе татарларының милли-мәдәни автономиясе дә катнаша.

«Автономиядә милли киемнәр бар. Әмма алар Сабантуй һәм башка бәйрәмнәрдә кирәк булачак. Шуңа күрә безнең стендта Тверь өлкәсендә яшәүче татарларны катнашырга чакырабыз. Халкыбызның киемнәре, түбәтәй, калфаклар, чигүле сөлгеләр, бизәнү әйберләре, уенчыклар булса, безгә хәбәр итсеннәр иде», — диде Тверь татарлары автономиясе рәисе урынбасары Фәрит Батыргәрәев «Татар-информ»га.

Татар халкының милли киемнәрен күрсәтергә теләүчеләр төбәкнең милли-мәдәни автономиясенә мөрәҗәгать итә ала. Костюмнар 21 июньгә кадәр кабул ителә.

Гадел Әхмәтҗанов 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*