tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада “Кизәк буе татар авыллары тарихы һәм топонимикасы” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды
Уфада “Кизәк буе татар авыллары тарихы һәм топонимикасы” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды

Уфада “Кизәк буе татар авыллары тарихы һәм топонимикасы” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды

Бүген, 12 май көнне, Башкорт дәүләт университетында татар филологиясе һәм мәдәнияты кафедрасы тарафыннан оештырылган “Кизәк буе татар авыллары тарихы һәм топонимикасы” Бөтенрусия фәнни-гамәли конференциясе узды.

Конференциядә Башкортстан Республикасы Чишмә районы авылларының килеп чыгышы, Кизәк елгасы буенда туып-үскән күренекле шәхесләр, Чишмә районында туган якны өйрәнү музейлары, районда туган телләрне саклау һәм үстерү кебек мәсьәләләр күтәрелде.

Чарада Чишмә районы Хакимияте башлыгы Ришат Мансуров, танылган галимнәр, туган якны өйрәнүчеләр, талиб һәм талибәләр катнашты. Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстандагы вәкиллеге җитәкчесе Альфред Дәүләтшин конференциядә катнашучыларга китаплар тапшырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*