tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылды
Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылды

Уфада Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачылды

Бүген, шәүвәл аеның 25нче көнендә (26нчы майда), Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Уфа шәһәренә сәфәр кыла. Бирегә ул Уфа мөселман зиратында күренекле мәгърифәтче, дин эшлеклесе, тарихчы, педагог Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә мемориаль комплекс ачу тантанасында катнашу өчен килде. Аның белән бергә мөфтинең халыкара мәсьәләләр буенча киңәшчесе Салих хәзрәт Ибраһимов та булды. Моннан тыш, әлеге истәлекле вакыйгада мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Уфаның “Ихлас” мәчетенең мәхәллә җыены рәисе Мөхәммәт хәзрәт Галләмов һәм Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиллеге җитәкчесе, “Ихлас” мәчете имам-хатыйбы Альфред хәзрәт Дәүләтшин һәм башка хәзрәтләр, галимнәр, тарихчылар, журналистлар, дин галименең туганнары да бар иде. Ризаэтдин хәзрәт истәлегенә мемориль комплекс ачу вакыйгасы Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгын үткәрү кысаларына туры китереп оештырылды.

Тантана Россиянең баш мөфтие Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә узды. Баш мөфти тантананы ачып җибәреп һәм катнашучыларны сәламләп, Коръән уку өчен Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга сүз бирде, аннары Тәлгать хәзрәт үзе Ризаэтдин хәзрәтнең рухына дога кылды.

Зиратка җыелган халык белән бергәләп дога кылгач, Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, Камил хәзрәт Сәмигуллин вәгазьләр белән чыгыш ясады. Алга таба галимнең мирасын өйрәнү мәсьәләләре буенча тарихчылар, профессорлар сөйләп үтте. Алар барысы да Уфа мөселман зиратында  Ризаэтдин Фәхретдин истәлегенә төзелгән мемориаль комплексны, башкарылган төзекләндерү эшләрен югары бәяләделәр. Мемориаль комплекс торгызу Р.Фәхретдиннең кабер ташын яңартуны, аллеяга ташлар җәюне, кабергә илтүче юл күрсәткечләрен куюны үз эченә алды.

Искәртеп узарга кирәк, бүгенге чорда Татарстан мөфтияте дә җәмгыятьтә Р.Фәхретдин мирасына сакчыл караш тәрбияләү буенча эш алып бара. Нәзарәтнең “Хозур” нәшрияты тарафыннан Р.Фәхретдин мөхәррирлегендә Оренбургта дөнья күргән “Шура” журналы торгызылды. Ул 2013 елдан Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхәррирлегендә квартал саен имамнар өчен бастырыла. Журналда бер квартал эчендә укыла торган барлык җомга һәм гает хөтбә-вәгазьләре, дини мәсьәләләргә аңлатмалар, көнүзәк сорауларга дини күзлектән чыгып җаваплар, тарихи һәм фәнни мәкаләләр, күренекле татар дин белгечләренең тормыш юлы, эшчәнлеге турында очерклар, матур әдәбият әсәрләреннән өзекләр, иске татар имлясында язылган текстлар дөнья күрә. Нәзарәт белгечләре тарафыннан шулай ук галимнең китаплары да әзерләп бастырыла.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*