tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфаның «Нур» театры артистларына карантин кагылмыймы?
Уфаның «Нур» театры артистларына карантин кагылмыймы?

Уфаның «Нур» театры артистларына карантин кагылмыймы?

Артистлар көн саен онлайн-режимда әкиятләр укый, тормыштан кызыклы тарихлар сөйли, теләге булганнарга үзләрендә вокал, хореография һәм башка иҗат күнекмәләрен үстерү буенча видеодәресләр бирә.

«Нур» театры актрисасы, балалар театр-студиясе җитәкчесе Ленария Хаҗиева һәр кичне «маҗаралар эзләүче»ләрне кызыклы сюжетлар һәм яңадан-яңа тәэссиротлар белән сөендерәчәк. Театрның барлык социаль челтәрләрендә әкиятләр урыс һәм татар телләрендә яңгыраячак.

«Артист тормышыннан бер көн» рубрикасы яраткан артистларыбызның тормышы белән таныштырачак. Һәр көн дәвамында Инстаграмындагы @nurteatr битендә актерның тормышын чагылдыручы видео һәм фотолар басылачак. Ә кичен, 18.00 сәгатьтә, туры эфир булачак.

Шулай ук, виртуаль тамашачылар игътибарына уникаль видеодәресләр дә тәкъдим ителәчәк. Театрның онлайн-проектларына кушылырга, шулай ук яңалыкларны рәсми сайтта күзәтеп барырга мөмкин.

kiziltan.rbsmi.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*