tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы отчет-сайлау конференциясе узачак
Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы отчет-сайлау конференциясе  узачак

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы отчет-сайлау конференциясе узачак

Ульяновск өлкә татар милли-мәдәни автономиясенең чираттагы отчет-сайлау конференциясе 10 апрельдә узачак. Автономия президиумы утырышында әнә шундый карар кабул ителде.

Мохтариятнең чираттагы конференциясендә шәһәр һәм авыл районнарыннан сайланган 155 делегат катнашыр дип көтелә. Милләттәшләребез күмәкләшеп яшәгән Барыш районыннан – 5, Мәләкәс районыннан – 5, Яңа Малыклы районыннан – 4, Иске Кулаткы районыннан – 13, Чардаклы районыннан – 9, Димитровград шәһәреннән – 15, Карсун районыннан – 3, Николаевка районыннан – 6, Новоспасское районыннан – 3, Ульяновск районыннан – 6, Чынлы районыннан – 4, Ленин районыннан – 13, Тимерьюл районыннан – 7, Засвияжье районыннан – 22, Заволжье районыннан 20 вәкил катнашачак. Конференциядә автономия башкарма комитеты белән президиумының яңа составын сайлау күздә тотыла.

Президиум утырышында быел мәркәзебез Казанда үтәчәк милли һәм дини чаралар графигы да игълан ителде. 26-28 мартта – авыл эшмәкәрләре форумы, 3-5 июньдә – татар дин әһелләре форумы һәм “Изге Болгар җыены”, 18-19 июньдә – Нижневартовск шәһәрендә федераль Сабантуй бәйрәме, 3 июльдә Татарстанның Мөслим районында Бөтенроссия авыл Сабан туе үтәчәк.

Быел өлкә татар автономиясе Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы гранты хисабына татар краеведларының төбәкара форумын уздырырга җыена. Шулай ук “Сембер-Ульяновск крае татарлары” энциклопедиясенең икенче томын әзерли башладык, өлкә районнарыннан һәм регионнардан шактый гына материаллар килде инде, диде автономия рәисе Рамис Сафин.

Мохтарият җитәкчесе “Татарлар: гамәл стратегиясе” дип аталган мөһим документны тормышка ашыру максатында Татарстан Хөкүмәте тарафыннан читтәге татарларга зур акчалар бүлеп бирелүе турында хәбәр итте. Мисал өчен, 2020 елда 420 млн сум бүленгән булса, 2021 елда – 198 млн сум, 2022 елда 116 млн сум каралган. Әлеге акча хисабына мәгариф министрлыгы регионнарга татарча дәреслекләр һәм уку-укыту әсбаплары җибәреп тора. Безнең Татар мәдәният үзәгенә 25 еллык юбилее уңаеннан концерт баяны юнәтү өчен сертификат бирделәр, дип өстәде Р.Сафин.

Өлкәнең мәгариф үсеше институты баш белгече Әлфия Абутдинова мәктәп директорлары һәм татар теле укытучылары белән видеосеминарлар үткәрелүе, “Гакыйль Сәгыйров укулары” дип аталган фәнни-гамәли конференциядә йөздән артык мәктәп укучысының катнашуы турында хәбәр итте.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*