tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе Иске кулаткы районы мәдәният йортында «Ганиев укулары» бара
Ульяновск өлкәсе Иске кулаткы районы мәдәният йортында «Ганиев укулары» бара

Ульяновск өлкәсе Иске кулаткы районы мәдәният йортында «Ганиев укулары» бара

Ульяновск өлкәсе Иске кулаткы районы мәдәният йортында «Ганиев укулары» бара. Анда Сембер төбәгеннән кала Татарстан, Саратов, Пенза өлкәләреннән дә вәкилләр катнаша.

Моннан күп еллар танылган меценат Эдуард Ганиев инициативасы белән “Хансөяров укулары» дип башланган әлеге чара соңрак «Кулаткы укулары», ә хәзер инде Эдуард хаҗинын үз исеме белән аталучы әлеге мәртәбәле татар җыены үз мәйданчыкларына танылган татар галимнәрен, ислам дине белгечләрен һәм милләт җанлы киң татар җәмәгатьчелеген җыя.

Бүгенге укуларда да Бөтендөнья татар конгрессы житәкчесе Данис Шакиров, Татарстанның Баш казые, танылган вәгазь остасы Жәлил хәзрәт Фазлыев, Казанның «Ислам дине кабул итугә 1000 ел» мәдрәсәсе ректоры, абруйлы җәмәгать эшлеклесе Ильяс хаҗи Җиһаншин, «Апанай» мәчете имамы, тарих фәннәре кандидаты Нияз хәзрәт Сабиров һәм башкалар катнаша.

Данис Шакиров катнашучыларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Габтелгаяз улы Шәйхразыев исеменнән сәламләде.

– Үзенең гамәлләре һәм эшчәнлеге белән тарихта эзен калдырган Эдуард Ганиев исемендәге  “Ганиев укулары”н үткәрү бертавыштан хупланды, – дип ассызыклады ул.

Конференцияне оештыручылар белдергәнчә, бугенге укулар башлыча, Ислам дине кабул итунен 1100 еллыгына багышланган. Шуңа күрә андагы чыгышларда исламның тарихы, анын төрле чорларда сакланышы, илдәге вәзгыятьнен нинди булуына да карамастан, анын үсеше һәм яшь буынга тарату хакында барачак. Килгән кунаклар укулар башланганчы район музеенда булдылар, мәдәният йорты фойесындагы кургәзмә белән дә таныштылар.

Зур чарада катнашучыларны һәм килгән кунакларны сәламләп район башлыгы Лилия Богданова, тарихи ватаныбыз-Татарстаннан еракта яшәсәк тә, безнең әби-бабаларыбыз телебезне, мәдәниятебезне генә тугел, нинди генә катлаулы чорлар булса да динебезне дә саклап, аны буыннан-буынга тапшырып килделәр. Һәм безнең буын бу эшне дәвам итәргә тиешбез диде. Чыннан да, буген 96 % татар яшәүче районда дистәләгән мәчет эшләп тора, алар каршында мәдрәсәләр, якшәмбе мәктәпләре эшли, 90 еллык тарихы булган «Кумәк көч» газетамы чыгып килә, мәктәпләрдә ФГОС нормалары буенча ана теле укытыла, мәдәният йортлары каршында дистәләгән узешчән сәнгать коллективлары эшли…

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*