tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесендә сынатмадылар
Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесендә сынатмадылар

Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесендә сынатмадылар

Россия Ислам институты һәм Казанның “Гөлзадә” иҗат студиясе татар халык авыз иҗаты әсәрләре һәм рухи мирасы үрнәкләрен башкару буенча «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесенә старт биргән иде.

“Быел әлеге бәйге бишенче тапкыр оештырылды. Сөенми мөмкин түгел, катнашырга теләүчеләр саны елдан-ел арта бара. Илебезнең төрле төбәкләреннән 152 гариза һәм видеоязма алдык. «Илаһи моң» фестиваль-бәйгесе финалында жюри әгъзалары кырыктан артык башкаручының чыгышын карады. Бәйге программасына халык авыз иҗаты әсәрләрен (мөнәҗәтләр, бәетләр, эпос-дастаннар, догалар, зикерләр), әдәби мирас үрнәкләрен («Кыйссаи Йосыф», «Бәдавам», «Кисек-баш» һ.б.) башкару, татар мәкаме традицияләрендә Коръән уку кертелгән иде”, – ди жюри әгъзасы, Татарстанның халык артисты Гөлзадә Сафиуллина.

Гөлзадә ханым ассызыклавынча, фестивальнең барлык финалистлары да лаеклы, югары дәрәҗәдә чыгыш ясаган.

Мәртәбәле фестиваль-бәйгедә Ульяновск өлкәсе иҗат әһелләре дә югары дәрәҗәдә чыгыш ясады һәм уңышларга ирештеләр. Татар мәдәният үзәгенең “Урама” фольклор ансамбле “Әдәби мирас үрнәкләрен башкару. Бәетләр” номинациясендә үзләрен сынап карадылар һәм 1 нче дәрәҗәле дипломга ия булдылар. Ә “Киндяковка” мәдәният йорты карамагында эшләп килүче “Нур” халык театры җитәкчесе Җәмилә Мифтахова тамашачыга халкыбызның борынгы “Җомга” мөнәҗәтен тәкъдим итте һәм өченче урынга лаек булды. Жюри әгъзалары “Нур” коллективы башкарган мөнәҗәткә югары баллар куеп, өченче урын белән сөендерде. Җиңүчеләргә дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*