tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мамадышта “Талантларга бай гаилә” район конкурсының финал туры узды
Мамадышта “Талантларга бай гаилә” район конкурсының финал туры узды

Мамадышта “Талантларга бай гаилә” район конкурсының финал туры узды

Ике ай буе барган сайлап алу турын уңышлы узган ике дистәдән артык гаилә район мәдәният йорты сәхнәсенә күтәрелде. Чын-чынлап гаилә бәйрәме булды ул. Һәрбер гаилә үзләренең сәнгатькә гашыйк булуларын төрле жанрлар аша күрсәтте. Бер тында узган өч сәгатьлек концертта конкурста катнашучыларның җырлы-биюле тамашалары, музыка уен коралларында уйнаулары кемнең генә күңеленә хуш килмәде икән?! Районыбыз күпмилләтле. Шуңа күрә сәхнәдә төрле: татар, рус, мари, казах, үзбәк телләрендәге чыгышлар яңгырады.

Районыбыз – дуслык иле, һәрбер милләт аның гөле диясе генә кала. Бер-берсенә шатлык-куаныч бүләк итеп, олылырга ихтирам белән, яшь буынга үрнәк булып, кешеләрне куандырып, матур гомер итә белүләрен тагын бер кат исбатлады бәйгедә катнашучылар. Арташ авылыннан Ләйлә һәм Марсель Шәйдуллиннар катнашты биредә. 1995 елда Арташ авылының умартачылык эшен инде җиденче буын бабалары кәсеп иткән Шәйдуллиннар династиясе вәкиле Марсель белән Түбән Кама шәһәрендә туып үскән Ләйлә никахлашалар, матур музыкаль гаилә туа. Рухи һәм физик яктан нык булган Ләйлә куркып тормый: шәһәр кызы булса да, авылның иксез-чиксез мәшәкатьле  тормышы белән яши башлый. Бер-бер артлы балалар туа. Ике ул, бер кыз – барысы да нәкъ үзләре кебек, тырыш, хезмәт сөеп үсә. Олы уллары Илнар, гаилә корып , инде онык та бүләк иттеләр. Кече уллары Әмир Урта Кирмән урта мәктәбенең 5 нче сыйныфында укый.

Кул кушырып утыруны белмиләр бу йортта. Балалары, атна саен кайтып, мәш килеп ни дә булса эшләп йөри. Өйгә килеп керсәң, ачык чырай, такта чәе белән дигәндәй, киң күңелле әниләре Венера апа каршылый.

Бик талантлы гаилә бу. Аларда бөтен кеше җырлый, баян-гармуннарда уйный. Алар белән шундый рәхәт, аерыласы килми хәтта! Чын бәхет шушыдыр, мөгаен! Марсельнең әтисе – Батырша абый, балалары Рәшит белән Рүзилә баяннарда уйнаса, Марсель үзе, Ләйлә, кызлары Эльза матур итеп җырлыйлар. Соңгысы бик күп бәйгеләрдә призлы урынар яулады. Ләйләгә дә музыкаль сәләт әтисеннән күчкән. Әтисе Альберт белән энесе Илгизәр гармуннарда уйный.

Бер генә гаилә бәйрәме дә уен-көлкесез, җыр-моңсыз узмый биредә. Менә шундый дус, тату, ярдәмчел бу гаилә һәммәсенә үрнәк, балалары-оныкларының гына түгел, барлык якыннарының горурлыгы булып гомер итә.

Иң-иңнәрен сайлап алу да жюри әгъзаларына җиңел булмагандыр. Һәр гаилә үз номинациясендә җиңү яулады. Шәйдуллиннар гаиләсе исә “Иң театраль гаилә” номинациясендә җиңүче дип танылды. Катнашучыларга район хакимияте тарафыннан премияләр дә әзерләнгән иде.

Ринат Хайруллин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*