tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чеснокоу  авылында “Карга боткасы” бәйрәме узды
Чеснокоу  авылында “Карга боткасы” бәйрәме узды

Чеснокоу  авылында “Карга боткасы” бәйрәме узды

Оренбург өлкәсенең  милли автономия канаты астында эшләп килүче  Чеснокоу авылының «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасы белән   мәктәп балалары катнашында  “Карга боткасы” булып узды.

Борынгылар язны канат очларында кара каргалар алып килә дип санаганнар, һәм туган җирләргә әлеге кошлар кайткач илебезгә чын язның аяк басуын зурлап билгеләп үткәннәр. Халкыбызның әлеге бәйрәме  Чеснокоу  авылында  беренче тапкыр үткәрелә. Авылның аккалфаклары аны тагын да яңа төсмерләр белән баетырга, кызыклырак, заманчарак итәргә һәм, ТНВ каналын чакырып, үз тәҗрибәләрен башка төбәкләрдәге татарлар белән уртаклашырга уйлаганнар.

Бәйрәм авылның нәкъ уртасындагы  Мәдәният йорты каршындагы мәйданга көйләнгән иде. “Ак калфак” иҗтимагый оешмасының Переволоу  районындагы җитәкчесе Минзәлә Гайнуллина , бәйрәмдә катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, болай диде: “Халкыбызның борынгы йолаларын онытмыйча, аны яшьләргә дә өйрәтеп, күрсәтеп калдырырга омтылуыгыз мактауга лаек. Зур рәхмәт сезгә!”

Мәйдан уртасындагы сәхнәдә  «Ак Калфак» хатын-кызлар оешмасы  әгъзалары һәм бер төркем балалар кунакларга татар халкында “Карга боткасы”ның кай заманнардан бирле, нинди максаттан чыгып уздырылып килүе турында сөйләделәр. Ул да түгел, канатларын җилпеп, Кара карга  үзе күренә һәм җиребезгә ямьле язны алып килүен хәбәр итә. Шуннан соң бәйрәмнең иң күңелле мизгелләре башланып китә. Балалар, йорттан-йортка кереп, бәйрәм такмаклары әйттеләр, ә хуҗабикәләр, туган җиребезгә хәерле матур язлар килүен, ил-көннәребезгә тынычлык теләп, кәрзиннәргә йомырка, май, ярма салдылар.

“Кош исемнәрен әйт” һәм башка шундый биремнәрдә балалар җитезлекләрен күрсәтте. Алар төрле халык уеннарын уйнадылар, табышмак әйтештеләр, рәхәтләнеп күңел ачтылар..Кашыкка йомырка салып  йөгерү,  «Без-без идек» уеннары да  аеруча ошады авылдашларга. Ял итучеләр  белән бергәләп  татар көенә парлап биеделәр.

Ул да түгел мәйдан уртасында татар халкының җырлы-биюле “Түбәтәй” уеннары башланып китте.  Тирә-якка тәмле исләр таратып ботка пеште. Чынлап та саф һавада, учак өстенә куелган казанда пешкән ботка аеруча тәмле була шул!

“Кем карга боткасыннан авыз итә, шул ел буе авырмый”, дигән борынгыдан калган әйтемгә ышанып, бәйрәмдә катнашучылар  тәмле боткадан авыз итте. «Бәйрәмне оештыручы  хезмәткәрләргә рәхмәт яусын,  икенче елга да күрешергә язсын», — дигән теләк белән таралышты авылдашлар.

Фирүзә Әбсәламова

Оренбург

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*