tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Акчуриннар династиясенең утары яндырылган
Ульяновск өлкәсендә Акчуриннар династиясенең утары яндырылган

Ульяновск өлкәсендә Акчуриннар династиясенең утары яндырылган

Бүген төнлә Ульяновск өлкәсенең Барыш районы Иске Тимошкино авылында билгесез затлар тарафыннан Акчуриннар династиясе йортына ут төртелгән. Ул Тимербулат Акчуринның кияве, сәүдәгәр Хәсән Сәет Шәкулов милеге була. XIX гасырда төзелгән ике катлы агач бина тулысынча янып беткән.

Хәсән Сәет Шәкулов Монголиядән һәм Манчжуриядән Акчуринның сукно фабрикалары өчен йон китерткән, «Идел районының 19 фабриканты берлеге»н гамәлгә куючыларның берсе булган. Уртак фабрика эшләреннән тыш, Хәсән Сәет-Шәкулов һәм Тимербулат Акчурин хәйриячелек белән шөгыльләнгән. Иске Тимошкино халкы өчен дини һәм мәгариф учреждениеләре төзелгән

Совет чорында бу йортта 5-10 сыйныф укучылары укыган урта мәктәп урнашкан була. Бистәдә аны «Шәкүр мәктәбе» дип йөрткәннәр.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*