Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Идел буе халыклары” фестивале узды
Ульяновск өлкәсендә “Идел буе халыклары” фестивале узды

Ульяновск өлкәсендә “Идел буе халыклары” фестивале узды

Ульяновск өлкәсенең Димитровград шәһәрендә өлкә мәктәпләрендә укучыларның «Идел буе халыклары» фестивале узды. Анда торле сыйныфларда укучы 45 татар баласы катнашты. Алар бер атна дәвамында «Юность» лагеренда һәртөрле милли чараларда катнашып, үз милләтенең тарихы, гореф-гадәтләре, мәдәнияте турында сөйләделәр.

Фестиваль кысаларында төрле остаханәләр дә эшләде. Шуларның берсе журналистка буенча. «ТНВ» каналы журналистлары балаларны бу һөнәрнең серләре белән таныштырды. Укучылар бер-берсеннән интервью алдылар.

Ә Ульяновск татар мәдәнияте үзәге хезмәткәрләре татар халкының милли киемнәре, милли ризыклары турында сөйләделәр. Фестивальгә килүче балалар Г.Тукай әкиятләре буенча әзерләнгән сәхнә әсәрләрен дә күрсәттеләр.

Ульяновск татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе
Рамис Сафин

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*