tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә Китап елы уңаеннан татар язучыларының китаплары нәшер ителде
Ульяновск өлкәсендә Китап елы уңаеннан татар язучыларының китаплары нәшер ителде

Ульяновск өлкәсендә Китап елы уңаеннан татар язучыларының китаплары нәшер ителде

Ульяновск шәһәренең “Губернаторский” мәдәният йортында зур бәйрәм уза. 2021 ел Ульяновск өлкәсендә Китап елы дип игълан ителгән иде. Бу форсаттан өлкәбездә бик күп җирле татар язучыларының китаплары нәшер ителде. Әлеге кичәдә аларга рәхмәт сүзләре яңгырады һәм бүләкләр тапшырылды.

Өлкә язучыларының шигырьләрен, әсәрләрен халыкка җиткерүдә зур тырышлык куйганнары, аларның китапларын бастыруда ярдәм күрсәтүләре өчен “Өмет” газетасы редакциясе коллективына Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының Рәхмәт хаты тапшырылды.

 “Өмет” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*