tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә “Тукай айлыгы” бара
Ульяновск өлкәсендә “Тукай айлыгы” бара

Ульяновск өлкәсендә “Тукай айлыгы” бара

Бу көннәрдә Ульяновск өлкәсендә “Тукай айлыгы” бара. Шул уңайдан төбәкнең татар-милли мәдәни автономиясе һәм Казан федераль университеты каршындагы Каюм Насыйри исемендәге мәдәни-мәгърифәт Үзәгенең Ульяновскидагы филиалы ел саен балалар арасында шигырь укучылар бәйгесе һәм шагыйрь әсәрләре буенча “Тукай әкиятләре минем күңелемдә” дигән рәсем конкурсы уздыра. Быел алар илдәге вәзгыять үзгәрү сәбәпле беренче тапкыр интернет аша оештырылды. Рәсемнәр бәйгесендә йөзләрчә сабыйлар катнашса, ә сәнгатьле уку ярышында быел беренче тапкыр өлкә авыл-шәһәрләрендә эшләүче татар теле һәм әдәбитяы укытучылары онлайн режимда чыгыш ясадылар.

Дөресен әйтик, бөтен дөньяны буйсындырып тезләнергә мәҗбүр иткән әлеге вирус, мәдәният өлкәсендә планлаштырылган байтак матур чараларны юкка чыгарды, аларны төссезләндерде, яисә чиктән тыш гадиләштерде. Чамасына күрә чарасы дигәндәй, Сембер төбәгенең мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре соңгы айларда болай да сүлпәнләнгән яшәү рәвешен үзгәртү, балаларны бер төрлелектән аз гына булса да азат итү өчен ул чараларны онлайн форматта уздыра башлады.

  • Моннан ун ел элек төбәкнең татар милли-мәдәни автономиясе Ульяновск татар мәдәният Үзәге белән берлектә балалар арасында “Тукай әкиятләре минем күңелемдә”дигән рәсемнәр конкурсы уздыра башлаган иде. Шул вакыт эчендә анда меңләгән сабый рәсем сәнгатендә үз сәләтләрен сынап карады. Әлеге бәйге кысаларында алар өчен өлкәнең танылган рәссамы, Татарстаның атказанган сәнгать эшлеклесе Ирек Нуртдинов һәртөрле остаханәләр, рәсем дәресләре дә үткәрде, – ди Рамилә Сафина, Ульяновск татар мәдәният үзәге директоры, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре.

Илдә вәзгыять үзгәрү сәбәпле, әлеге рәсем бәйгесе быел интернет аша оештырылды. Болай оештыруның минуслары булса да, уңай яклары да бар икән. Быел беренче тапкыр әлеге бәйгедә Татарстан һәм Свердловск өлкәсеннән дә рәсемнәр килгән.

Алдагы елларда Тукайга багышлап уздырыла торган шигырь укучылар бәйгесе дә быел онлайн форматта узды, үзгәләреннән аермалы буларак быел анда укучылар түгел, ә татар теле һәм әдәбияты укытучылар катнашты.

Ульяновскилылар сыман, бүген бик күп төбәкләр чараларны шундый форматта уздыруга кереште.

Рәмис Сафин, Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*