tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр
Ульяновск өлкәсендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Ульяновск өлкәсендә үрнәк гаиләләрне хөрмәтләделәр

Район хакимияте башлыгы Юрий Нестеров Алтын туйларын каршылаган ике парны – Үрән авылында яшәүче Тәлгать Галиәскәр улы белән Наилә Тәлгать кызы Нурулловларны һәм Таһир Гомәр улы белән Сәлимә Шакирҗан кызы Каримовларны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Тәлгать Галиәскәр улы белән Наилә Тәлгать кызы Нурулловлар менә 30 елдан артык инде Үрән авылында гомер кичерәләр. Тәлгать Галиәскәр улы озак вакыт шофер булып эшләгән, хәзер мулла (дүртенче буында) вазыйфасын башкара. Ул үрнәк гаилә башлыгы, теләсә нинди эшкә җаваплылык хисе белән карый, хезмәтне ярата, телеңне йотарлык тәмле пылау пешерә. Наилә Тәлгать кызы – һөнәре буенча укытучы-филолог, мәгариф отличнигы, федераль хезмәт ветераны, өстәвенә, аш-су остасы да әле. Алар дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр, хәзер сигез оныклары да бар инде. Дәвамнары барысы да әти-әниләре үрнәгендә ныклы гаиләләр корып, өлкәбездә хезмәт итәләр.

Таһир Гомәр улы белән Сәлимә Шакирҗан кызы Каримовлар гомере буе Үрәндә яшиләр. Гаилә башлыгы озак еллар машина йөртүче булып эшләгән. Ул балык тоту белән мавыга. Алтын куллы оста – җитмеш төрле һөнәр иясе. Ә Сәлимә апа башта Володарский исемендәге заводта тир түккән, аннары “Енганаевский” совхозында яшелчәләр үстергән. Ул – Хезмәт ветераны, уңган хуҗабикә, бәлешләр пешерә һәм искиткеч тәмле голубцылар ясый.

Алтын юбилярларны районның ЗАГС бүлеге башлыгы Светлана Наумова сәламләде. Ул өлкәнең ЗАГС агентлыгы җитәкчесе Жанна Назарова исеменнән истәлекле бүләк белән котлау адресы тапшырды.

Ә Чардаклы шәһәр поселениесе депутатлар Советы депутаты Луиза Хасанова милләттәшләребезнең тормыш юлына соклануын белдерде һәм бәхетле озын гомер, шатлык-сөенечле көннәр теләде.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*