tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында Халыклар Дуслыгы йорты ачылды
Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында Халыклар Дуслыгы йорты ачылды

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулатка районында Халыклар Дуслыгы йорты ачылды

Ульяновск өлкәсенең 98 процент татарлар яши торган Иске Кулаткы районында «Россия бердәмлеге -халыклар дуслыгы» дигән зур иҗат фестивале узды. Анда төбәктә эшләүче милли автономия һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашты.

Өлкә губернаторының идарә җитәкчесе Сергей Паховский белдергәнчә, без төрле җирләрдә яшәп, төрле телләрдә сөйләшсәк, төрле диннәрне тотсак та, безне уртак ил, уртак язмыш һәм уртак бәйрәмнәр берләштерә. Фестиваль башланыр алдыннан, район үзәгендә Халыклар Дуслыгы йорты ачылды.

Фестивальдә күрше районнардан да дистәләгән милли үзешчән коллективлар, үзешчән сәнгать осталары катнашты. Узып баручы ел Ульяновск өлкәсендә «Халыклар бердәмлеге елы» дип игьлан ителгән иде. Аның кысаларында, төбәкнең берничә районында Халыклар Дуслыгы йортлары ачылды. Гомумән, Ульяновск өлкәсендә озак еллардан бирле биредә гомер итүче халыкларның телен, мәдәниятен саклау буенча күп эшләр башкарыла. Татар, чуваш һәм мордва, немец, иврит телләрендә атналык газеталар, телевизион тапшырулар чыга. Милли мәдәният үзәкләре эшли. Бүгенге фестиваль дә шуның бер чагылышы.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*