Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында чираттагы «Ганиев укулары» узды
Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында чираттагы «Ганиев укулары» узды

Ульяновск өлкәсенең Иске Кулаткы районында чираттагы «Ганиев укулары» узды

Егерменче тапкыр узучы әлеге фәнни-гамәли конфернеция эше башта өч секция кысаларында башланып китте. Аларның темалары дини һәм дөньяви мәсьәләләрне үз эченә алды.Утырышның пленар өлеше башланыр алдыннан, район мәдәният йорты бинасында әлеге укуларга нигез салган Эдуард Ганиев истәлегенә мәрмәр такта ачылды.

Аны район башлыгы Илдар Мәһдиев белэн Эдуард хаҗиның тормыш иптәше Суфия ханым ачты. Район башлыгы карары белән Эдуард Ганиев исеме районның мәдәният йортына бирелде.

Сонрак укуларның пленар утырышы мәдәният йортында дәвам итте. Анда чыгыш ясаучылар бүгенге көндә тел, дин һәм гореф-гадәтләрне саклау , аларны киләчәк буынга тапшыру хакында барды. Бу тантанага Казаннан да делегация килде. Бөтендөнья татар конгрессыннан Башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Данис Шакиров катнашты.

Рамис Сафин

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*